Ул Россиядә белем алу мөмкинлекләре белән таныштыруга юнәлтелгән.
Кыргызстан Республикасында «Россиядә белем алу (Ош – Җәлал-Абад-2021)» Россия вузлары күргәзмәсе уза. 6-10 декабрьдә чаралар өч шәһәрдә (Ош, Җәлал-Абад һәм Кызыл-Кыя) үтәчәк.
Белем бирү күргәзмәсендә Казан федераль университетын Идарә, икътисад һәм финанслар институты, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты, Дизайн һәм киңлекләр сәнгате институты, А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты, Алабуга институты, шулай ук Тышкы элемтәләр департаменты хезмәткәрләре тәкъдим итте.
Күргәзмә Кыргызстан яшьләрен Россиядә белем алу мөмкинлекләре белән таныштыруга юнәлтелде. Чараны «Демилге Кей Джи» иҗтимагый фонды, Кыргызстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.
Чара Ош шәһәрендә 6 декабрьдә ачылды. Казан университеты стенды өлкән сыйныф укучыларында, студентларда, укытучыларда кызыксыну уятты.
КФУ делегациясе вәкилләре университет һәм белем бирү программаларын тәкъдим итте, кабул итү кагыйдәләрен аңлатты, күпсанлы сорауларга җавап бирде. Кыргызстан гражданнарына Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Идарә, икътисад һәм финанслар институты, шулай ук Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында бакалаврларны әзерләү юнәлешләре аеруча кызыклы булды.