КФУ командасы – «Экомарафон»да иң яхшыларының берсе

Бөтенроссия конкурсы Россиядә Германия елы уңаеннан оештырылды.

Казан федераль университеты командасы «Экомарафон» бөтенроссия конкурсында Россиянең әйдәп бара торган тугыз вузы арасында икенче урын яулады.

Экомарафонны Халыкара хезмәттәшлек буенча алман җәмгыятенең «Россия Федерациясендә калдыклар белән нейтраль дәрәҗәдәт эш итү» Россия-Германия проекты оештырды. Ул Россиядә Германия елы уңаеннан Гете-Институты белән берлектә уздырылды.

Яшь буын вәкилләре арасында экологик файдалы гадәтләрне популярлаштыру – конкурсның төп максатларының берсе. Бәйгедә Казан, Томск, Пермь, Новосибирск, Воронеж, Санкт-Петербург һәм Мәскәү югары уку йортлары студентлары катнашты.

КФУны Фундаменталь медицина һәм биология институты, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты, Экология һәм табигатьтән файдалану институты студентлары һәм аспирантларыннан торган команда тәкъдим итте. Марафон дәвамында укучылар биремнәрне видеороликлар, эссе, фото һәм презентацияләр форматында башкарды.

Казан университеты командасын Фундаменталь медицина һәм биология институты биоэкология, гигиена һәм халык сәламәтлеге кафедрасы доценты, «Чиста ил» федераль проектының Татарстандагы координаторы Елена Минакова җитәкләде, команданың капитаны – Фундаменталь медицина һәм биология институты аспиранты Марат Зәйнуллин. Укучы билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Казан университетында алган белемнәр студентларга икенче урынны алырга ярдәм иткән.

«Биоэкология кафедрасында медицина-биология тармагындагы дисциплиналар буенча фундаменталь һәм тар юнәлешле белемнәр бирелә. Аеруча Елена Минаковага экологияагарту эшчәнлегенә һәм безнең институт студентларына белем бирүгә керткән өлеше өчен рәхмәтлемен», дип билгеләде Марат.

Шунысын да билгеләп үтик, КФУ командасы узган ел шушы ук марафонда икенче урынны алды. Ул вакытта бүләккә калдыкларны аерым җыю өчен ике комплект контейнер тапшырылды, аларның һәркайсына өч чүп тартмасы кергән иде. Быелгы марафон биремнәре арасында әлеге контейнерларны куллану турында хисап тоту, экогадәтләр турында сөйләү дә бар иде.

«Экомарафон дәвамында без вузда калдыкларны аерым җыю буенча тәҗрибә үткәрдек. Бу марафон экоагарту әһәмиятенә ия. Без, катнашучылар, өчен бу шулай ук үзеңне, югары уку йортыңны, экологик юнәлештәге эшчәнлегеңне башкаларга күрсәтү мөмкинлеге дә әле», дип билгеләде Е. Минакова.

Жюри әгъзалары КФУ студентлары видеоролигының кыскалыгын, аңлаешлылыгын, креатив булуын билгеләп үткән. Калган биремнәр репортаж төшерү һәм мини-социологик сораштыру рәвешендә эшләнелгән.

«Безнең команданың төп максаты – республикадагы һәр кешегә экологик яшәү рәвешенең мөһимлеген җиткерү. Марафоннан соң без шундый нәтиҗәгә килдек: безнең биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы базасында экологик яшәү рәвешенең мөһимлеген аңлый торган актив шәхес формалаштыру буенча комплекслы эш алып барыла. Без катнаша торган медиапроектлар республикабызның һәр кешесенә экологик яшәү рәвеше кирәклеген җиткерергә ярдәм итәр дип ышанабыз», – диде команда капитаны.

Җиңүчеләрне бүләкләү декабрьдә булачак, аларга метеостанция һәм дипломнар тапшырылачак.

Авторы: Алинә Минневәлиева