КФУ командасы бухгалтерлык исәбе буенча олимпиада призеры булды

Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентлары икенче урынны яулады һәм шәхси номинациядә билгеләп үтелде.

Россия Халыклар дуслыгы университетында бухгалтерлык исәбе буенча «Бухучет вокруг нас» Евразия студентлар олимпиадасы тәмамланды. Анда Казан федераль университеты командасы Россия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Беларуссия, Донецк халык республикасыннан 32 әйдәп баручы югары уку йорты арасында икенче урынны яулады.

Бухгалтерлык исәбе буенча ярышлар студентларның һөнәри һәм фәнни-тикшеренү активлыгына ярдәм итүгә, белемнәрне киңәйтүгә һәм булачак белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен үстерүгә юнәлтелгән.

Олимпиадада Россиядән генә түгел, ә халыкара университетлардан 150дән артык студент катнашты. Командага КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 4 курс студентлары керде, алар “Бухгалтерлык исәбе, анализ һәм аудит” профилендә белем алучы студентлар: Айназ Камалова, Нигора Хасилова, Эдвард Гарынцев, Раил Сафиуллин һәм Эмиль Тимергалиев. Алар учет, анализ һәм аудит кафедрасы доценты Наталья Лопухова җитәкчелегендә чыгыш ясады.

Анда катнашучыларга ике турда катнашырга: тест чишәргә һәм иҗади бирем үтәргә кирәк иде. Беренче этапта студентларга бухгалтерлык исәбе өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтергә туры килде. Читтән торып анда 3 курс студентлары Нурмурад Аразов, Софья Евстигнеева, Илдар Җәләлиев һәм Миләүшә Галләмова да катнашты.

Икенче этап кысаларында командалар үз уку йортлары турында сөйләргә һәм өй эшен башкарырга тиеш иде. КФУ студентлары  К.И.Чуковскийның «Айболит» шигырьләре нигезендә доктор Айболитка акча керүне исәпкә алуны оештырырга кирәклеген күрсәттеләр.
“Биремнәр ел саен очраклы рәвештә туры килә. Быел безгә К.И.Чуковскийның “Айболит” әкиятеннән өзек эләкте. Без аны видео форматында тәкъдим иттек. Өй эшен турыдан-туры катнашып якладык, жюри әгъзаларына безнең тәкъдир итү бик ошады. Без шактый озак әзерләндек, бу зур хезмәт сорый торган эш иде. Сценарий язарга, костюмнар һәм кирәкле реквизит табарга, видеога төшерергә һәм барысын да монтажларга кирәк иде “, – дип шәрехләде КФУ командасыннан  Айназ Камалова.
Студентларның эшен бәйсез жюри бәяләде. Ике этап нәтиҗәләре буенча Идарә, икътисад һәм финанслар институты командасы икенче урынны яулады. Шулай ук Нигора Хасилова “Гарант” компаниясеннән шәхси номинация белән билгеләп үтелде.
“Шәхси номинацияне мин РУДНнан өй биременә җавап итеп әзерләнгән күренештә Шамахан патшабикәсе роле өчен алдым. Бу бүләкне алу минем өчен көтелмәгән булды, шуңа күрә жюри миңа бүләк бирүенә һәм билгеләвенә чын күңелдән шатландым. Мин безнең кафедрага бу олимпиадада катнашу өчен командировка оештырганы өчен рәхмәтле. Мондый мөнәсәбәт һәм студентларга ышаныч безне күбрәк эшләргә, уңышка ирешергә һәм КФУ өчен җиңү китерергә мотивацияли! “- дип уртаклашты Н.Хасилова.
КФУ командасы өчен «Бухучет вокруг нас» олимпиадасы белемнәрен практикада тикшерү һәм ныгыту ысулы гына түгел, ә булачак эш бирүчеләр алдында үзе турында белдерү мөмкинлеге дә булды.
Автор: Анна Чеченкова, фото: Идарә, икътисад һәм финанслар институты сайты