Күргәзмә мөселманнарның Мәккәдән Мәдинәгә хиҗрәтенең 1400 еллыгына һәм Идел Болгарстанында ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган.
Мәскәү җәмигъ мәчетенең ислам музеенда «Кәлам Шәриф – бөек мирас» күргәзмәсе булды. Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе фондларыннан басма Коръән күргәзмә экспонатлары булды.
Күргәзмәне ачу мөселман дөньясы илләреннән Россиядә фәтвәләр бастыру буенча I Халыкара симпозиум кунаклары катнашында узды. Күргәзмәне ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин чыгыш ясады.
Экспозиция истәлекле юбилейлар – Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күчеп китүенә (хиҗрәт) 1400 ел һәм Идел буе Болгарстанында Ислам кабул ителүенә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган.
Күргәзмә 1803 елгы беренче мөселман басма Коръәнен күрергә мөмкинлек бирде. Ул Казан гимназиясе каршындагы Азия типографиясендә ике вариантта – ике томлы һәм аз форматлы, балалар укуына җайлы булсын өчен ун томлы итеп бастырыла. Ике нөсхә дә КФУ Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.
Мәскәү җәмигъ мәчетенең күргәзмә залында алар беренче тапкыр тәкъдим ителде. Университет китапханәсе фондына кергәнче ун томлык кечкенә нөсхә күренекле татар мәгърифәтчесе һәм дин белгече, фән һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Барудиныкы булган.
Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Россия мөфтиләр советы матбугат хезмәте