Акция 8 апрельдә 14:00 сәгатьтә үтәчәк.
Казан федераль университеты 8 апрельдә Казанда «Тоталь диктант» акциясен үткәрүнең үзәк мәйданчыгы булачак. Бу юлы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (ИФМК) диктант текстын (Татарстан урамы, 2) балалар язучысы, педагог, тәрҗемәче Наталия Волкова укыячак.
Татарстанда XX «Тоталь диктант»та катнашу өчен теркәлү башланды. Агарту акциясе 8 апрельдә 1 меңнән артык мәйданчыкта узачак, шуларның якынча 200е Казанда – китапханәләрдә, югары уку йортларында, мәдәни үзәкләрдә, музейларда һәм башка урыннарда урнашачак. Аларның 50се барлык теләүчеләр өчен ачык булачак. Быел Казанда «Тоталь диктант»ны уздыруның төп мәйданчыклары – А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, ТР Милли китапханәсе һәм КФУ булачак. Казанда “Тоталь диктант” 8 апрельдә 14:00 сәгатьтә башлана.
Булачак диктант өчен текстның авторы – язучы, журналист, “Зур китап”, “Милли бестселлер” һәм “НОС” премияләре номинанты Василий Авченко. Эшне әйдәп баручы эксперт-филологлар, шул исәптән Казан университеты хезмәткәрләре тикшерәчәк.
КФУның Бонуэн де Куртенэ исемендәге Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе деканы Резеда Мөхәммәтшина сөйләвенчә, 8 апрельдә ИФМКда диктант язарга теләүчеләр өчен берьюлы өч мәйданчык ачылачак. 300 ләп кеше институтның актлар залында үз белемнәрен тикшерә алачак, моннан тыш, тагын ике аудитория әзерләнә. Казан университеты мәйданчыгында барлыгы 500 гә якын кеше диктант язарга тели.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында диктантны Мәскәү Язучылар берлеге әгъзасы, С.Михалков исемендәге яшүсмерләр өчен иң яхшы әсәргә конкурс лауреаты, П.Ершов һәм К.Васильев исемендәге премияләр лауреаты Наталия Волкова укыячак. Ул КФУга Идел буе федераль округы әдәбиятчылары өчен Россия Язучылар һәм нәширләр берлеге ассоциациясенең төбәкара иҗат остаханәсе кысаларында киләчәк. Казан университетының ике аудиториясендә диктантны Казан дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Елена Калаганова һәм Татарстан түрәләренең берсе булачак.
Резеда Мөхәммәтшина сүзләренә караганда, КФУның чит ил студентлары TruD тестын уза алачак. Быел Кытайдан, Үзбәкстаннан, Төркиядән һәм башка илләрдән 100гә якын катнашучы көтелә. TruD – рус телен чит тел буларак өйрәнүчеләр һәм акциядә катнашырга теләүчеләр ләкин диктантның оригиналь текстын яза алачагына ышанмаучылар өчен проект. Тестның исеме Totalny Diktant аббревиатурасыннан һәм барлык кешегә билгеле ru элементыннан барлыкка килгән. Тест диктантның оригиналь тексты нигезендә экспертлар тарафыннан эшләнгән 9 кызыклы һәм танып белү биремнәреннән тора. Соңгы 10 нчы бирем – тестта катнашучылар диктовкага яза торган шул ук тексттан кечкенә өзек.
“Акциянең әһәмияте бик югары, бигрәк тә хәзер, рус теленең чисталыгына мондый зур игътибар бирелгәндә. “Тоталь диктант”ның мәгънәсе шунда ки, теләүчеләр үзләренең орфографик, пунктуацион күнекмәләрен генә түгел, ә күп кенә язучылар өчен яңа нәрсәләр белән дә таныша ала. Бу авторның иҗатын алга таба өйрәнүгә этәргеч бирә, – дип саный Резеда Мөхәммәтшина. – Кагыйдә буларак, диктант авторлары булып бик креатив һәм заманча язучылар тора».
Диктантны турыдан-туры язу өчен, сылтама буенча теркәлергә кирәк. Татарстанда акцияне Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының “Мәдәният һәм диалог үзәге” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештыра. 2023 елда «Тоталь диктант»ны үткәрүгә Президент грантлары фонды тарафыннан тәкъдим ителгән гражданлык җәмгыятен үстерүгә РФ Президенты гранты файдаланылган.
«Тоталь диктант» – рус телен өйрәнүгә кызыксыну формалаштыруга һәм шул телдә сөйләшүчеләрнең, рус телен чит тел буларак өйрәнүчеләрнең белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән ел саен уздырыла торган мәдәни-агарту акциясе.
Исегезгә төшерәбез, узган ел акциядә 5,5 меңнән артык казан халкы катнашты. Республикада диктант 45 муниципаль районда – 1258, шул исәптән Казанда 200 мәйданчыкта узды. Барлыгы диктантны 24 мең 454 татарстан халкы язган. Эшләрне бөтен республикадан 50 филолог тикшергән.
Автор: Кристина Иванова, фото: Максим Зарецкий