Дәрес 3нче октябрьдә Татарстанның Милли китапханәсендә оештырыла.
Казан федераль университеты «Ана теле» онлайн-мәктәбе үзәге укытучылары сөйләм клубының беренче дәресен уздырачак. Чара 3нче октябрьдә, 15.30да, Татарстанның Милли китапханәсендә үтәчәк.
«Дәрес татар теленә кызыксыну уяту, телне өйрәнү мөмкинлекләрен күрсәтү уңаеннан уздырыла. Мондый чараларны үткәрү укучыларның сөйләм телен практикада яхшыртырга ярдәм итә», – дип аңлатты «Ана теле» онлайн-мәктәбе үзәге җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова.
Дәрес программасына «Инсаф» тулы метражлы нәфис фильмын карау керә. Аннан соң аның буенча фикер алышу һәм КФУ укытучылары белән эш булачак. Билгеләп узыйк, кинокартина татар телендә рус телле титрлар белән күрсәтеләчәк. Фильм язучы, драматург, публицист, сатирик Рабит Батулла пьесасы буенча төшерелгән. Шулай ук чарада рольле уен, лотерея һәм фотосессия дә көтелә. Чараның Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылуы символик мәгънәгә ия.
Очрашу 15.30да башлана, керү ирекле. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узу кирәк.
Чара «ТатарКино», Татарстанның Милли китапханәсе, «Сәләт» яшьләр үзәге, Education First компаниясе тарафыннан оештырыла. Ул Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУ «Ана теле» онлайн-мәктәбе үзәге ярдәме белән уздырыла.
Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Александр Кузнецов