Яклар Россия-Индонезия дуслыгы клубын ачу турында фикер алышты.
Казан федераль университетында Индонезия Республикасының Россиядәге Илчелеге делегациясе булды. Кунаклар югары уку йорты тарихы белән таныштылар һәм Индонезия мәдәнияте көне уңаеннан концертта булдылар.
Делегация составында дипломатик миссия башлыгы урынбасары Берлиан Хелми, мәгълүмат һәм социаль-мәдәни сораулар бүлеге киңәшчесе Нананг Саифул Фадиллах, икътисад бүлеге министры киңәшчесе Ади Прианто, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре буенча атташе Ади Нурианто, шулай ук Ачех провинциясе вәкилләре һәм илчелек хезмәткәрләре бар иде.
Традиция буенча делегатлар Казан университеты тарихы музеенда булдылар. Кунакларны КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев озатып йөрде. Чарада Халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Альбина Имаметдинова катнашты.
Т.Алишев югары уку йортының тарихы һәм инфраструктурасы, КФУның «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасында катнашуы, шулай ук Индонезия белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләде.
Бүген КФУда Индонезия Республикасыннан якынча 78 граждан белем ала. Моннан тыш, яклар мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә дә актив уртак эшчәнлек алып бара.
“Безнең 78 студент – Россиядә белем алучы барлык Индонезиялеләрнең якынча 25 проценты, ягъни аларның чиреге нәкъ менә Казан федераль университетын сайлаган, шуның өчен аларга рәхмәт “, – диде Т.Алишев.
Очрашу барышында Россия-Индонезия дуслыгы клубын төзү турында карар яңгырады. Клуб халыкара мөнәсәбәтләр институты каршында эшләячәк, ә аның җитәкчеләре Шәрыкъне өйрәнү, африканистика һәм ислам белеме кафедрасы доценты Рамил Юзмөхәммәтов һәм КФУys тәмамлаган Хакк Шауки Аринал булачак.
“Клуб без аралашсын, фикер һәм тәҗрибә уртаклашсын өчен Казанда белем алучы россиялеләрне һәм индонезиялеләрне берләштерергә, киләчәктә булачак дипломатлар, икътисадчылар буынын тәрбияләргә, илләр арасында ике яклы файдалы мөнәсәбәтләргә юл ачачак”, – дип сөйләде Р.Юзмөхәммәтов.
Кунаклар шулай ук ватандаш студентлар әзерләгән күргәзмәдә һәм Индонезия Мәдәнияте көненә багышланган концертта булдылар. Чарада катнашучыларга видеоконференцэлемтә аша Россия Федерациясенең Индонезия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Людмила Воробьева мөрәҗәгать итте. Концерт программасында Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге вәкилләре катнашты.
Кунаклар Индонезия мәдәниятенең КФУ стеналарында үсеш алуын күрделәр, студентлар белән бергә милли җырлар башкардылар, шулай ук Казан университеты җитәкчелегенә кунакчыллык өчен рәхмәт белдерделәр.
Автор: Анна Зинченко, фото: Инна Басырова