Университет сайтында Кадрлар идарәсенең яңа бите булдырылган.
Кадрлар потенциалын үстерү үзәге Казан федераль университетының мәгълүматлаштыру һәм элемтә департаменты белән берлектә HR-процессны автоматлаштырды. Сайтта кадрлар идарәсенең яңа бите барлыкка килде.
КФУ сайтында һәркем үзен кызыксындырган вакансия буенча мәгълүмат таба ала.
КФУның кадрлар потенциалын үстерү үзәгенең баш белгече Мария Атикова сайтта урнаштырылган мәгълүмат кандидат өчен дә, персоналны сайлау буенча гариза инициаторы өчен дә кызыклы булачак, дип сөйләде. Бу очракта Кадрлар потенциалын үстерү үзәге ике як арасында арадашчы ролен үти.
“Барысы да аңлаешлы булсын өчен безгә кандидат белән дә, шулай ук гариза инициаторы – Казан университеты өчен персонал сайлауга вәкаләтле структура бүлекчәсе җитәкчесе яки хезмәткәр белән дә эшне җайга салу мөһим”, – дип аңлатты Мария.
Аның әйтүенчә, тиешле мәгълүматны адресатка җиткерү мөһим. Сайтта төгәл маршрутизация тәкъдим ителде: вакансиядән, эшчәнлек юнәлеше, эшкә урнаштыру этапларыннан алып кирәкле документлар исемлегенә кадәр (гариза, дәгъвачы анкетасы, хезмәт шартнамәсе һәм башкалар).
«Безнең кадрлар потенциалын үстерү үзәге инициаторлар ягыннан да, үз резюмеларын җибәргән, вакансияләр белән кызыксынган кандидатлар ягыннан да барлык заявкаларны беренчел рәвештә эшкәртә. Мондый принцип буенча без интернет-рекрутмент компанияләре белән дә эшлибез. Хәзер андый мәйданчык Казан университетында булдырылган. Мәсәлән, мөрәҗәгать итүче КФУ турында, Кадрлар идарәсенең структурасы, эш бирүче буларак университет өстенлекләре турында бөтен кирәкле мәгълүматны ала, – диде ул. – Без кандидатларның күп булуын аңладык, аларның һәркайсы үзенчә уникаль. Шуңа бәйле рәвештә аларны кадрлар резервына кертергә карар кылынды”.
Моннан тыш, сайтта иң еш бирелгән сорауларга җавап табарга мөмкин булган FAQ бүлеге бар. Уңайлык өчен Казан федераль университетында барлык актив вакансияләр тупланган Telegram-канал да булдырылды.
Шулай ук КФУның хәзерге хезмәткәрләре өчен дә мәгълүмат бар. Монда персонал сайлауга заявка калдырырга, кадрлар потенциалын, һөнәри компетенцияләрне үстерү, корпоратив культураны яхшырту, яшь галимнәрне җәлеп итү, хезмәткәрләрнең мотивациясен күтәрү һәм карьера үсеше мөмкинлекләре турында белергә мөмкин.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Юлия Акмурзина