КФУ хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен ел саен уздырыла торган «Сәламәтлек көннәре» гыйнвар аенда башлана

Беренче күчмә чаралар Астрономия обсерваториясендә узачак.

Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне стимуллаштыру, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту максатларында Казан федераль университеты «Сәламәтлек көне» дигән күчмә чаралар оештыра. КФУ хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен табигатькә беренче чыгулар В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенә планлаштырылган.

КФУның В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенә «Сәламәтлек көне» күчмә чаралары графигы: 1 нчесе – 18 гыйнвар; 2 нчесе – 25 гыйнвар; 3 нчесе – 1 февраль.

Беренче күчмә чара көнендә обсерваториядә чаңгы трассасы салыначак.

“Сәламәтләндерү чаралары 2019 елдан башлап ел саен уздырыла. Кышкы һәм җәйге турлар да оештырыла. Бу юнәлештә бик актив эшләүче институтлар бар. Уртача 20 кеше бара. Баштагы мәлләрдә обсерваториягә барачакбыз. Анда катнашучылар өчен җылы бина әзерләнгән, анда алар урнаша һәм ял итә алачак. Модульле чаңгы базасында 36 нчы размердан башлап, 100 пар яхшы чаңгы бар», – дип сөйләде КФУ Социаль-спорт объектлары дирекциясенең спорт һәм сәламәтләндерү эше буенча директор урынбасары Рөстәм Гыйльметдинов.

Төркем составына бәйле рәвештә эстафеталар һәм күңелле конкурслар үткәрелә, дип өстәде ул, ә аннары, кышкы чаңгы шуудан соң теләүчеләр А.А.Леонов исемендәге Планетарийга бара ала. Яңалыклар КФУның «Спортивный вестник» газетасында яктыртылачак.

“Турга хезмәткәрләр генә түгел, аларның гаиләләре дә – ире, хатыны, балалары һәм өлкәннәре китә. Кайберәүләр беренче тапкыр чаңгыга баса, мин аларны чаңгы экипировкасын кияргә һәм шуарга өйрәтәм», – диди Р.Гыйльметдинов.

Расписание:

9.00 – Казаннан КФУ автобусларында китү («УНИКС» КФУ КСК каршындагы стоянкадан);

9.40 – КФУның В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенә килү;

9.40 – 10.00 – куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж, программа белән танышу;

10.00 – 10.30 – чараларга әзерлек, чәй эчү;

10.30 – 12.00 – чаңгыда йөрү, мини-конкурслар, чаңгы эстафетасы, призлар тапшыру;

12.00 – 12.30 – төшке аш тәнәфесе;

12.30 – 14.00 – А.А. Леонов ис. Планетарийга бару;

14.00 – 14.20 – нәтиҗәләр ясау, фотосессия;

14.20 – 15.00 – Казанга кайту.

«Сәламәтлек көненә» язылу +7 (843) 221-04-16 телефоны буенча. Билгеләп үтик, һава шартларына бәйле рәвештә үткәрү вакытлары үзгәрергә мөмкин.

Күчмә чаралар февраль һәм март айларында “Яльчик” укыту-сәламәтләндерү үзәгендә дәвам итәчәк.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Рөстәм Гыйльметдинов