КФУ хезмәткәрләре гаиләләре өчен 2022нче елда ял көне турлары оештырыла

Алар Астрономия обсеваториясендә һәм «Яльчик» үзәгендә махсус программаларда катнаша алачак.

Казан федераль университеты Сәламәтлек көннәрен оештыра. КФУ хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен чаралар 2022нче елда «Яльчик» уку-сәламәтләндерү үзәгендә һәм В.П. Энгельгард исемендәге Астрономия обсерваториясендә узачак.

Чаралар ялны һәм физик культура дәресләрен оештыру өчен шартлар булдыру, сәламәт тормыш рәвеше буенча корпоратив программаны тормышка ашыру максатыннан уздырыла.

Астрономия обсерваториясенә бушлай турлар шимбә көннәрендә 15-29нчы гыйнвар аралыгында узачак, «Яльчик»та – 12нче февраль – 12нче март аралыгында. Җәйге Сәламәтлек көннәре 16нчы июльдән 20нче августка кадәр шулай ук «Яльчик»та үтәчәк.

«Әлеге программа инде өченче ел эшләп килә. Бу безнең хезмәткәрләрнең гаиләләре белән табигатькә чыгу өчен оештырыла. Чаралар эпидемиологик нормаларга туры китерелеп эшләнелә», – ди КФУ Спорт-социаль объектлар дирекциясенең спорт һәм сәламәтләндерү буенча директор урынбасары Рөстәм Гыйльметдинов.

Гыйнвар ае программасы вакытында Астрономия обсерваториясендә өч чарада 50 кеше катнашачак. Биредә чаңгыда шуу, чаңгы эстафетасы, фотосессия, А.А. Леонов исемендәге планетарий белән танышу, фильм карау, конкурслар булачак. Катнашучылар өчен 100дән артык яңа чаңгылар әзерләнгән, махсус трасса булачак, дип сөйли оештыручылар.

«Яльчик»та Сәламәтлек көннәрендә февраль-мартта 100дән артык кеше катнашачак. Алар өчен чаңгыда шуу, чаңгы эстафетасы, кар бабайлар ясау буенча конкурс узачак.

Җәйге турлар вакытында «Яльчик»та зур программа әзерләнелә: балалар өчен «Күңелле стартлар», олылар өчен спорт викторинасы, спорт уеннары (баскетбол, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, дартс), күлдә коену, балалар өчен рәсемнәр бәйгесе.

Һава торышы шартлары үзгәрү сәбәпле чара вакыты күчерелергә мөмкин. Моның турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Ял көннәре турына язылу өчен телефон: 8 (843) 221-04-16.

Авторы: Алинә Минневәлиева, фото: Казан Юлбарыслары