КФУ хезмәткәренә “Тыл – фронтка” медале тапшырылды

Югары уку йорты вәкилләре гуманитар ярдәм әйберләрен әзерләү белән шөгыльләнә.

Ватан Геройлары көнендә Сәхипгәрәй Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда тантаналы шартларда Дәрвишләр бистәсе торак массивы иҗтимагый оешмалары һәм волонтерлары активистларын бүләкләделәр. Бүләк алучылар арасында – Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты (ИСФНиМК) вәкилләре дә бар.

ИСФНиМК социаль фәлсәфә кафедрасы профессоры Татьяна Шатунова һәм институтның 2 категорияле укыту-методика эше буенча белгеч Элина Богатова инде ике ел дәвамында Казан шәһәренең «Рус дөньясы» гуманитар ярдәм төбәкара иҗтимагый оешмасында волонтерлык эшчәнлеген алып бара. Берләшмә МХО зонасындагы доброволецларга һәм мобилизацияләнгәннәргә  ярдәм җыю һәм күрсәтү белән шөгыльләнә.

Нәтиҗәле волонтерлык эше өчен Э.Богатова «Тыл – фронтка» медале белән бүләкләнде, ә Казан университеты профессорына Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Мы вместе. Казань. Русский мир” төркеме 2022 елның ноябрендә оештырылды, – дип уртаклашты белгеч. – Без маскировка челтәрләрен үрәбез. Мин, аерым алганда, челтәрләр үрү, шулай ук госпитальләр өчен валиклар һәм мендәрләр ясау белән шөгыльләнәм. Моннан тыш, төркемдә катнашучылар гуманитар ярдәм җыялар. Нигездә, ул төрле юнәлешләрдәге – Запорожье, Донецк, Курск һәм башка җирләрдәге хәрбиләргә күрсәтелә”.

Э.Богатова әйтүенчә, төркем фронт һәм тылның ихтияҗларын исәпкә алып эшли, бөтен ярдәм адреслы – конкрет бүлекчәгә җибәрелә:

“Оешма МХО катнашучылары өчен кием-салым, транспорт – уазиклар һәм көпчәкләр сатып алу белән шөгыльләнә. Ихтыяҗ белән эшлибез, – дип сөйләде КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә медаль иясе. – Төркем катнашучыларының берсе 3D-принтерда эшли һәм пилотсыз очкычлар өчен җиһазлар булдыра. Без шулай ук коры душ, окоп шәмнәре җитештерәбез, оекбашлар, жилеткалар, мунчала бәйлибез, госпитальләр өчен эчке киемнәр һәм урын-җир тегәбез. Чәкчәк пешерәбез. Безнең чәчтараш волонтерлар казан госпитальләрендәге яралыларны кыркый.

ИСФНиМК белгече көн саен эш көненнән соң өйдә гуманитар ярдәм әзерли. Материалларны битараф булмаган шәһәр халкы бирә. Йөрәк чакыруы буенча ярдәм итәргә килгән студентлар да читтә калмый.

Элина Богатова гуманитар миссияне алга таба да башкарырга ниятләвен ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, Казан федераль университеты коллективы даими рәвештә махсус хәрби операция сугышчыларына, шулай ук Курск һәм Белгород өлкәләрендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә.

Авторы: Алиса Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Элина Богатова, Вера Гурьева, Алексей Васни