КФУ «Гомерне коткар – җелек доноры бул!» акциясен уздырачак

Казан университеты Татарстанның пилот акциясендә катнаша торган төп вуз булачак.

Казан федераль университетында 13нче сентябрьдән 17сенә кадәр «Гомерне коткар – җелек доноры бул!» масштаблы акциясе узачак. Әлеге чара 19 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья җелек донорлары көненә багышлана.

Акцияне КФУ Русфонд, Җелек донорларының Идел буе регистры, Вася Перевощиков исемендәге Җелек донорларының милли регистры белән берлектә уздыра. Чара Президент грантлары фонды һәм «Газпромбанк» ярдәме белән берлектә оештырыла.

Шунысын да әйтеп узыйк, КФУ – Татарстанда мондый масштаблы пилот акциясендә катнаша торган төп вуз.

Статистика буенча, ел саен Россиядә онкология, гематология һәм төрле генетика авыруларыннан коткару өчен җелек күчереп утыртуның 18 мең операциясе уздырыла. Чынлыкта исә, әлеге процедурага ихтыяҗ күп. Тик киртә булып торган төп фактор – потенциаль җелек донорлары җитмәү.

Мисал өчен, бүген Россиядә 150 мең потенциаль донор теркәлгән. Җелек донорларының Милли регистрында 52 034 донор исәпләнә. Әлеге регистрдагы 38 кеше үз күзәнәкләрен тапшырган.

КФУда Россиядәге Җелек донорларының милли регистры өчен геннарны типлаштыру мәйданчыгы бар. Анда «Русфонд» ярдәме белән заманча генетик лаборатория булдырылган, биредә дөньяви үзәкләр дәрәҗәсендә типлаштыру уздыралар. Шуңа да әлеге акциянең КФУда үткәрелүе аңлашыла.

«Студентлар – потенциаль җелек доноры булуга аңлы рәвештә карый торган категория. Шушы адымнары белән алар кемнеңдер тормышын коткара ала. Студентларның җитди карары һәм башкаларның кайгысына шәфкатьле була белүе – гражданлык бурычы. Җелек донорларының милли регистрын тутырырга кирәк. Статистика буенча Россиядә көн саен лейкозның 5000 очрагы ачыклана, шуңа һәр студентка һәм хезмәткәргә үзе өчен әлеге акциядә катнашуның мөһимлеген аңларга кирәк», – дип билгеләде Җелек донорларының Идел буе регистры директоры урынбасары Наталья Сперанская.

Әлеге акцияне оештыруда шулай ук Фундаменталь медицина һәм биология институтының волонтер-медиклары катнаша. Чараның координаторы – КФУның Яшьләр сәясәте департаменты.

 «Татарстан – каннар кушылу ягыннан уникаль төбәк. Шуңа да Идел буе регистрына туры килү-туры килмәүләр буенча сораулар килә. Шушы акция белән без потенциаль донорлар санын арттырырга телибез», – дип ассызыклады Н. Сперанская.

Әйтеп узыйк, РФ гражданины һәм Россиядә яшәү хокукына ия чит ил гражданнары Җелек донорлары милли регистры доноры була ала. Алар берничә таләпкә туры килергә тиеш: 18-45 яшь, 50 килограммнан арткан авырлык, җитди авырулар булмау. Потенциаль донорга үзе белән паспорт алып килергә кирәк.

КФУ студентлары һәм хезмәткәрләренә – акция катнашучыларына – анкета һәм потенциаль донор булу турында килешү тутыру тәкъдим ителәчәк, шулай ук регистрны тулыландыру өчен өлге (буккаль эпителий, аны тапшырыр алдыннан ике сәгать дәвамында ашамый-эчми торырга кирәк) тапшырырга кирәк булачак. Аның буенча тукымаларның туры килүе өчен җаваплы геннарның уникаль составы билгеле булачак. Әгәр берәр кайчан бу мәгълүматлар җелекне күчереп утырту таләп ителгән пациент мәгълүматлары белән туры килсә, донор әлеге кешенең тормышын коткара алачак.

КФУ биналарында акцияне уздыру графигы:

13 сентябрь, 11.00-14.00, «УНИКС» (Проф. Нужин ур., 2), 603нче аудитория;

14 сентябрь, 11.00-14.00, Идарә, икътисад һәм финанслар институтының уку бинасы (Бутлеров ур., 4), С121нче аудитория;

15 сентябрь, 11.00-14.00, Психология һәм белем бирү институты уку бинасы (Межлаук ур., 1), 219нчы аудитория;

16 сентябрь, 11.00-14.00, Халыкара мөнәсәбәтләр институты уку бинасы (Сул як Болау ур., 44), 31нче аудитория;

17 сентябрь, 11.00-14.00, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты уку бинасы (Татарстан ур., 2), 102нче аудитория.

Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.

Җелек донорлары милли регистры турында тулырак сылтама буенча карарга, акция турындагы өстәмә мәгълүматны 8 (843) 292-72-70 телефоны аша белергә мөмкин.

Автор: Алинә Минневәлиева