Үз белемнәреңне 24нче ноябрьгә кадәр тикшереп була.
Казан федераль университеты «Рус географик җәмгыяте» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ел саен уздыра торган «Географик диктант – 2021» халыкара агарту акциясенә кушылды.
Географик белемнәрне популярлаштыру һәм Россия географиясенә кызыксынуны арттыру максатыннан оештырыла торган диктантның инициаторы – Россия Федерациясе Президенты, «Рус географик җәмгыяте»нең Попечительләр советы рәисе Владимир Путин.
14 ноябрьдә КФУ мәйданчыгында һәр теләгән кеше диктант яза алды. Моның өчен чара сайтының «Диктант географиясе» бүлегендә «Казан федераль университеты» дип исемләнгән мәйданчыкны , ә аның тасвирламасында «Дистанцион диктант адресы» юлын сайларга кирәк иде.
«КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты базасындагы диктант мәйданчыгы 2015 елдан – акция беренче тапкыр үткәрелгән вакыттан бирле эшли. Аны география һәм картография кафедрасы тора оештыра, – ди Идарә, икътисад һәм финанслар институты география һәм картография кафедрасының өлкән укытучысы Ирина Рысаева. – 2021 елда диктант Рус географик җәмгыяте сайтында дистанцион форматта узды. КФУ мәйданчыгында аны 145 кеше язды, алар арасында – студентлар, югары уку йорты укытучылары, «ТНГ-АлГИС» ҖЧҖ хезмәткәрләре, шулай ук пенсионерлар. Ике атна дәвамында катнашучыларга сертификатлар җибәреләчәк. Моннан тыш, КФУның кайбер студентлары диктант сорауларына онлайн җавап бирде. Рус географик җәмгыяте сайтында һәркем әлеге диктантның онлайн-версиясендә 24 ноябрь көнне 14 сәгатькә кадәр катнаша ала, әмма аларга сертификатлар бирелмәячәк».
Географик диктант ике блоктагы сораулардан тора, шуларның 10сы – җиңел сораулар, ә 30ы – катлаулырак. Тестны үтүгә 45 минут вакыт бирелә. Онлайн-диктант нәтиҗәсен тест узганнан соң ук белергә мөмкин.
«Географик диктант минем өчен – үз Ватанымны, аның мәдәниятен, географиясен, тарихын белүне тикшерү. Аны мин ел саен язам, үз нәтиҗәләремне яхшыртам. Быел дистанцион рәвештә яздым, әлегә үз нәтиҗәләремне белмим, әмма иң күп балл алырга өметләнәм, – ди Идарә, икътисад һәм финанслар институтының «География» юнәлеше буенча укучы 2 курс студенты Дмитрий Кочетков. – Мин Рус географик җәмгыяте белән бик тыгыз бәйләнештә, һәм минем өчен диктант язу һәм дусларны бу чарага чакыру – зур дәрәҗә. Диктант минем өчен җиңел булып чыкты. Сорауларның бер өлеше Рус географик җәмгыятенең тикшеренүчеләренә багышланган иде, аларның китапларын мин даими укыйм, Рус географик җәмгыяте проектларын күзәтеп барам. Гомуми география сорауларына килгәндә, монда мәктәп белемнәре, шулай ук университетта бирелгән белемнәр кирәк булды».
Диктантны дистанцион рәвештә язганнар үз нәтиҗәләрен 6 декабрьдә идентификация номеры буенча акция сайтында белә алачак.
«Тест сораулары катлаулы да, җиңел дә булды, әмма алар барысы да кызыклы иде. Гомумән алганда, мин аларны яхшы итеп башкарып чыктым, дип саныйм. Географик диктант – бик файдалы әйбер, ул белемнәрне тикшерергә, белем дәрәҗәсен киңәйтергә мөмкинлек бирә», – дип уртаклашты Идарә, икътисад һәм финанслар институтының «География» юнәлеше буенча белем алучы 1 курс студенты Эльзана Сейтумерова.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Экология һәм табигатьтән файдалану институты хезмәткәрләре тарафыннан 14 ноябрьдә Казанның 99нчы мәктәбе базасында Географик диктантның офлайн-мәйданчыгы оештырылды. Анда 30 кеше катнашты, алар арасында – мәктәп укучылары, укытучылар, студентлар һәм КФУ хезмәткәрләре. Чара тәмамланганнан соң институт укытучылары Александр Двинских, Тимур Әүхәдиев, Резеда Кадыйрова һәм Людмила Рыжих Географик диктантта катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Авторы: Лариса Бусиль