КФУ Фәнни китапханәсенең хәзинәләре турында фильм төшерелә

Кыскаметражлы документаль фильмны ноябрьдә күреп булачак.

Казан федераль университетында «Картотека. Библиотеки» кыска метражлы документаль фильм төшерелә.

Аның режиссеры һәм продюсеры – «Первое документальное кинотоварищество» ҖЧҖ генераль директоры Александр Замыслов.

«Проектны без күптәннән уйлап таптык, Президент гранты ярдәмендә хәзер генә эшләтеп җибәрдек. Президент киңәшчесе Владимир Толстой безнең проектны уңай бәяләде. Съемкаларның беренче өлешендә без илнең дүрт эре китапханәсе турында дүрт кечкенә фильм төшерәбез», – дип билгеләде А.Замыслов.

Проект дәвамында КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, Россия милли китапханәсе (Петербург), Россия дәүләт китапханәсе (Мәскәү) һәм Дәүләт тарихи китапханәсе (Мәскәү) турында кыска метражлы фильмнар төшереләчәк.

«Без һәр китапханәне башкалардан аерып тора торган һәм аны башкаларга матур яктан тәкъдим итә торган үзенчәлекләрен эзлибез. Әлеге проектның максаты – ил аудиториясенең игътибарын уникаль мәдәни-тарихи урыннарга – китапханәләргә җәлеп итү. Бу архитектура да, уникаль саклау берәмлекләре дә, әлеге китапханәләр белән бәйле яки аларның чишмә башында торган шәхесләр дә», – дип сөйләде Александр Евгеньевич.

Ул Казанның – ил генокодына тарихи һәм мәдәни яктан кертелгән шәһәрләрнең берсе, дип билгели.

«Лобачевский үзе университет белән җитәкчелек иткән. Лев Николаевич (Толстой) бу китапханәдә китаплар укыган. Хәтта Владимир Ильич (Ленин) университетта укыган вакытта биредә китаплар актарган», – диде режиссер һәм проектның продюсеры.

Александр Замыслов вузның тарихи биналарда урнашуына шаккатты.

«Һәр илдә дә университет эшли торган биналарда тарихи архитектураны табып булмый. Итон яки Гарвард кына шундый биналарда урнашкандыр», – дип билгеләде ул.

Александр Замыслов кинопроектның фәнни җитәкчесе – драматург, сценарий язучы, тарих фәннәре кандидаты Владимир Забалуев, ә сценарий авторы Елизавета Замыслова булуын хәбәр итте. Казанда төшерү төркеме дүрт көн, 27 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр, эшләячәк.

«Без төшерү мәйданчыгында бик күп импровизация ясыйбыз. Без сакчыларга, директорларга, хезмәткәрләргә ышанабыз. Безнең бурыч –  сорауларны дөрес итеп бирү һәм һәр китапханәдә сакланыла торган «энҗе бөртекләре»н табу, – ди Е. Замыслова. – Без проектны эшләгәндә, мәсәлән, монда Дюрер гравюралары барлыгын белмәдек».

КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова фильмда күрсәтелә торган китапханә хәзинәләрен тасвирлады:

«Фильм тарихи мирас турында сөйләячәк. Беренчедән, китапханәнең барлыкка килүе һәм аны булдыруда Николай Иванович Лобачевский нинди роль уйнавы турында. Беренче коллекция: князь Потемкин коллекциясе һәм иң уникаль җыелмалар турында сөйләрбез. Бу, беренче чиратта, сирәк көнчыгыш коллекциясе һәм, әлбәттә инде, Император Казан университетының мактаулы әгъзасы, Пенза түрәсе Григорий Иванович Мешковның гравюралар тупланмасы. Анда Луки Лейденский, Альбрехт Дюрер, Маркантонио Раймонди хезмәтләре тәкъдим ителгән».

Казан университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе турындагы фильм, А.Замыслов сүзләренчә, китапханә сайтында ноябрьдә үк урнаштырылачак.

«Киләсе елда «Рус сезоннары» фильмны чит ил аудиториясе өчен дубляж белән үзләрендә урнаштырачак, – диде продюсер. – Телевизион эфир һәм стриминг платформалар турында мин әлегә әйтә алмыйм, чөнки сөйләшүләр әле тәмамланмаган».

Авторы: Лариса Бусиль, фото авторныкы