КФУ Фәнни китапханәсенә бүләккә «Лобачевский» китабы тапшырылды

Басма Н.И. Лобачевскийның тууына 229 ел тулган көндә бирелде.

Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенә Җәвад Тәрҗемановның «Юлбасма» нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Лобачевский» китабы тапшырылды. Әлеге китапка 1970-1980нче елларда чыккан романның өч өлеше («Лобачевский», «Лобачевскийның яшьлеге», «Көмеш дага») кергән. Элеккеге басмалар китапханә фондында сакланыла, нөсхәләрнең берсендә авторның имзасы да бар.

Китапларның нәкъ менә 1нче декабрьдә, Н.И. Лобачевскийның тууына 229 ел тулган көндә, тапшырылуы символик мәгънәгә ия. Ул бөек галим, Казан университеты ректоры буларак кына түгел, ә китапханәне 10 ел дәвамында җитәкләгән кеше буларак та билгеле.

Лобачевский Казан университеты китапханәсе һәм китапханә эше үсешенә саллы өлеш керткән: махсус бина төзеткән, басмаларны классификацияләү буенча схема төзегән, халыкара дәрәҗәдә китаплар алмашын җайга салган, дип сөйли Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә директоры урынбасары Ирина Фомичева.

«Әлеге романны яңадан бастыру мөһим, чөнки замана яшьләре графика һәм текстларны яңача кабул итә. Китап игътибарга лаек, ул үзенчәлекле иллюстрацияләр белән баетылган. Китапның Лобачевский турында булуы икеләтә шатлыклы. Безнең китапханә әлеге бөек галим исемен горур йөртә», – дип билгели җитәкче урынбасары.

Барлыгы китапханәгә китапның җиде нөсһәсе тапшырылган. Анда Лобачевскийның гимназиядә, университетта укуы, аның тормыш юлының никадәр катлаулы булуы турында сөйләнелә. Күп очракта ул әйләнеч юллар аша бара, туры юлга чыкканчы, бик күп ялгыша. Автор гениаль галим – «Геометрия Колумбы»ның иҗаты процессын гына түгел, аның тере, сөйкемле образын җылы итеп тасвирлый алган.

Казан университеты студентлары һәм хезмәткәрләре яңа басмаларны 15-20 көннән ала алачак – китаплар техник яктан эшкәртеләчәк, каталогта теркәләчәк, системалаштыру узачак.

«Хәзер безнең төп акцент уку басмаларын алуга юнәлдерелгән. Шуңа күрә әдәби әсәрләрнең, яңа басмаларның килүе безгә зур әһәмияткә ия. Китапханәгә килгән китапларның якынча 40 проценты – бүләккә тапшырылганнар», – дип билгеләде И.Фомичева.

«Юлбасма» хезмәткәрләренең соңгы берничә ел дәвамында әлеге материалны яңадан бастырып чыгару теләге булган.

«2020нче ел башында безгә Җ. Тәрҗеманов варислары мөрәҗәгать итте һәм китапны яңадан бастырып чыгару буенча хезмәттәшлек итү теләген җиткерде. Текстлар белән эш күп вакытны алды, чөнки роман өч өлештән тора, китапта 400дән артык бит. Эш процессында без иң беренче басмаларга ориентлаштык, автор варисларында булган кулъязмалар белән чагыштырдык. Эш башланганнан бирле яңа басма нәшер ителүгә чаклы 9 ай вакыт узды», – дип билгеләде «Юлбасма» нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова.

Авторы: Алинә Минневәлиева, фото:  Юлия Акморза, Ксения Никитина