КФУ эпидемиологы: «Прививка авырмаска яки авыруны җиңелрәк кичерергә мөмкинлек бирә»

Татьяна Шляпченкова ревакцинация узарга кирәклеге турында искәртте.

Казан федераль университетының эпидемиология бүлеге мөдире Татьяна Шляпченкова короновирус инфекциясеннән кемгә һәм кайчан прививка ясатырга кирәклеген аңлатты.

“Кайберәүләр, әгәр алар кайчандыр коронавирус белән авырган булсалар, икенче тапкыр инде авырмаячакбыз, дип саный. Бу алай түгел, – ди Татьяна Шляпченкова. – Короновируска каршы антитәнчекләр титрлары ярты елдан кискен кими. Моннан тыш, вирус даими мутацияли. Шуңа күрә без короновирус белән авырган яки 6 айдан артык элек вакцина ясаткан барлык кешеләргә прививка ясатырга киңәш итәбез”.

Табиб әйтүенчә, һөнәрләре буенча күпсанлы кешеләр белән аралашучылар: укытучылар, студентлар, мәктәп укучылары, медицина хезмәткәрләре, җәмәгать туклануы хезмәткәрләре һ.б. даими рәвештә прививка ясатырга тиеш. Моннан тыш, өлкәннәр һәм нинди дә булса системалы, онкологик, хроник авырулары булганнар һәр ярты ел саен короновируситан прививка ясатырга кирәк.

“Без “Спутник V” (“Гам-КОВИД-Вак”) вакцинасының беренче компоненты белән иммунизация үткәрәбез. Бустерлы вакцинация организмда антитәнчекләр санын арттыра һәм авыруны булдырмаска яки җиңел кичерергә мөмкинлек бирә”, – дип хәбәр итте Т. Шляпченкова.

Ул билгеләп үткәнчә, короновирус инфекциясеннән прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада яки кеше беркетелгән җирдә ясатырга мөмкин. Мисал өчен, КФУ хезмәткәрләре прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада яки әгәр беркетелгән булсалар КФУ клиникасында (Вишневский ур., 2 А йорт) ясата ала.

“КФУ клиникасының профилактика бүлеге 3 катта урнашкан. Анда, ресепшенга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Прививканы кирәкле документларны тутырып, терапевт караганнан соң, көн саен 8.00-16.00 сәгатьләрдә ясатырга була», – диде Татьяна Юрьевна.

Табиб-эпидемиолог грипп яки башка йогышлы авырулар белән авыручыларга, шулай ук нинди дә булса хроник авыру кискенләшкән кешеләргә прививка ясатырга ярамый, дип кисәтте.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов