Көзге баллы гөмбәләр сезоны башлана.
Сентябрь – гөмбәләр сезонының иң кызган чоры, чын «урак өсте. Гөмбәчеләр ауга йөргән вакытта, Экология һәм табигатьтән файдалану институты гомуми экология кафедрасы өлкән укытучысы Ким Потапов һава торышы шартлары планетаның иң эре тере организмына ничек тәэсир итүен сөйләде.
«Коры җәйге һава торышы быел гөмбә уңдырышлылыгына бик нык тәэсир итте. Бу явым-төшемнәр гөмбә уңышын киметә фактор булып торганын тагын бер кат дәлилли. Температура – мөһимлеге буенча икенче фактор. Түбән, ләкин уңай температуралар булганда, гөмбәләрнең бер төре урынына икенчеләре күбрәк үсә», – дип аңлатты Ким Потапов.
Эксперт сүзләренә караганда, җәй башында, корылыкка кадәр, ашарга яраклы гөмбәләр – майлы һәм каен гөмбәләре үсәргә өлгергән.
«Корылык вакытында урыны белән гөреҗдә күп булды. Хәзер, бераз яңгырлар явып узганнан соң, – кабаттан майлы һәм каен гөмбәләре артты, ләкин шулай ак, йөнтәс, сары гөмбәләр дә бар, хәзер көзге баллы гөмбә сезоны башлана», – дип өстәде ул.
Татарстан районнары турында сөйләгәндә, Ким Олег улы шуны аңлатып узды: гөмбәгә бай урыннар территориягә түгел, ә яңгыр явып узган полосаларга бәйле.
Шунысын да истә тотарга кирәк: гөмбә җыйганда, аны кисеп алып, җилләтелә торган савытка тутырырга киңәш ителә. Шулай ук аны комнан һәм туфрак калдыкларыннан яхшылап чистарту да зарур. Гөмбә – тиз бозыла торган ризык. Шуңа да аларның бары тик яңа өлгергәннәрен генә җыю мәслихәт.
Автор: Руфинә Гыймалетдинова