КФУ эксперты студентка яңа уку елына психологик яктан ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләде

Тыныч булу өчен үзеңдә һәм тирә-якта нәрсә үзгәрәчәген белү мөһим, дип саный педагог-психолог.

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Беренче курс студентларына тормышның яңа этабына, студентлыкка мораль яктан ничек әзер булырга кирәклеге турында – безнең материалда.

Психология һәм мәгариф институтының педагогик психология кафедрасы доценты Эльвира Гыйлемханова әйтүенчә, студент чоры  – үсеш баскычы буенча тагын бер зур адым. Тыныч булу өчен үзеңдә һәм тирә-якта нәрсә үзгәрәчәген белү мөһим.

“Беренчедән, бу, әлбәттә, олы тормышка тагын бер адым, ә адым саен мөстәкыйльлек һәм җаваплылык арта бара. Әйләнә-тирәдә ата-аналар, игътибарлы сыйныф җитәкчесе, кайгыртучан өлкән абыйлар яки апалар тарафыннан күнегелгән тышкы контроль юк. Бу кемгәдер шатлык һәм сөенеч, ә кемгәдер моңсу булып тоелырга мөмкин. Һәм ул вакытта якындагы даирәнең беркая да юкка чыкмавын белергә кирәк. Тынгысызлыкның сәбәбен ачыкларга ярдәм итәчәк белгечкә консультациягә язылырга мөмкин булган кебек, аларга һәрвакыт  киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә була. Барысы да безнең кулда, авырлыклар була, мөстәкыйль уку күнекмәләрен формалаштыру кирәклеге туа, әмма барысы да хәл ителә “, – дип ышандыра педагог-психолог.

Икенчедән, “урында ориентлаша белү” мөһим – бу ышаныч тудыра.  Э.Гыйлемханова карта ясарга, анда барлык мөһим пунктларны (китапханәләр, кибетләр, кафелар) билгеләп, маршрутлар төзергә киңәш итә. Кагыйдәләр, эчке тәртип һ.б. белән танышу да файдалы булачак.

“Беренче курс студентына кыска һәм озак вакытлы планнар төзү, актив һәм максатчан булу, уңай фикер йөртү, үзеңдә һәм тирә-якта теләсә нинди конструктив үзгәрешләргә сөенү файдалы булачак”, – диде ул.

Өченчедән, үз вакытыңның структурасын булдыру нәтиҗәле булачак.

«График төзү, укуга вакыт бүлеп бирү, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнү, яраткан хобби, спорт вакытка сакчыл карарга өйрәтә, чөнки ул – безнең төп ресурс.  Карл Маркс та вакыт – мөмкинлекләр кыры дигән», – дип әйтте Э.Гыйлемханова.

Яңа тормышка кешенең нинди максат белән эләгүен, яңа белемгә, танышуларга ачык булырга кирәклекне истә тотарга кирәк.

“Игътибар кая юнәлгән, тормыш шулай тулылана да. Үз казанышларыңны билгеләп барырга да онытырга ярамый”, – дип әйтте доцент.

КФУ Медиа коммуникацияләр үзәгенең танышу һәм яңа кешеләр (төркемдәшләр) белән аралашу алдыннан куркуны ничек җиңәргә дигән соравына җавап биреп, Э.Гыйлемханова, кагыйдә буларак, яңа кешеләр белән танышудан курку яки оялу, әгәр кеше “барысына да ошарга” дигән күрсәтмә белән яшәсә, барлыкка килүен билгеләп үтте. Ул вакытта үзенең теләсә нинди чагылышын ул чит кеше кабул итүенә бәйлелеккә куя.

“Шуны аңлау мөһим, бу “чикләү җайланмасы” дигән нәрсә, барысына да ошарга мөмкин түгел, кирәк тә түгел, барысы да төрле кешеләр. Үзең булып калырга , үзеңне күрсәтә белергә кирәк (мөмкин булган чикләрдән чыкмыйча), игътибарны үзеңнән янәшәңдәге кешеләргә юнәлткәч, башкалар белән ихластан кызыксына башлагач, үзеңне кызыклы, ординар булмаган шәхесләр чолгап алганын күрергә мөмкин”, – дип ышана ул.

Студентларның укытучыларга карата өметләренә килгәндә, монда, педагог-психолог фикеренчә, үзең көткәнне билгеләү мөһимрәк, чөнки укытучы, барыннан да элек, белем һәм тәҗрибәне тапшыруга юнәлдерелгән.

“Әгәр дә кеше тырыш студент булырга әзер икән, һәр укытучы сайланган һөнәр дөньясына озатучы булачак. Һәр кешедә яхшы яклар һәм җитешсезлекләр бар. Һәм, уңай һәм тискәре сыйфатларны гәүдәләндерүче ике бүре турындагы хикәяттәге кебек, һәрвакыт син туендырган бүре җиңә, ягъни үз игътибар үзәгендә тотканы”, – дип йомгаклады ул.

Дөньяга позитив күзлектән карарга кирәк, һәм шул вакытта кеше якты, ачык йөзле кешеләрне очратачак, аның белән шатлыклы вакыйгалар күбрәк булачак.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов