КФУ эксперты Россия халкы өчен яңа ел табыны күпмегә төшәчәген ачыклады

Икътисадчы Әскәр Мостафин  узып баручы елда нинди продуктлар кыйммәтләнүе, ә кайсылары арзанаюы турында сөйләде. 

Яңа ел алды атнасы башланды: ил кешеләре якыннарына һәм хезмәттәшләренә бүләкләр сайларга, өйне, чыршы бизәргә, бәйрәм төненә әзерләнә. Бердәм ведомствоара мәгълүмати-статистик система (ЕМИСС) мәгълүматлары буенча, традицион яңа ел кәрзине бәясе 2023 елга караганда 13,5 процентка күбрәк тәшкил итәчәк. Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты эксперты фикеренчә, кыйбатлануның сәбәбе инфляциядә генә түгел.

ЕМИСС хәбәр иткәнчә, узып бара торган елда иң күбе бәрәңге кыйммәтлән (бәя 65 процентка арткан), кызыл икра (плюс 34 процент) һәм ак май (плюс 31 процент). Шул ук вакытта тавык 7 процентка арзанайган. Төп Яңа ел җимеше – мандариннарга бәя – килограммы 170 сумнан 250 сумга кадәр. Чыршы бизәү шулай ук чыгымлы, чыршы уенчыкларына һәм бәйрәм декорына бәя 15 процентка үскән дип, статистика белән уртаклашты Идарә, икътисад һәм финанслар институтының икътисади теория һәм эконометрика кафедрасы доценты Әскәр Мостафин.

Бу продуктларның кыйммәтләнүе инфляциягә караганда тирәнрәк тамырларга ия, дип саный КФУ эксперты:

«Бәрәңге, чәчүлек мәйданнарын кыскарту һәм түбән уңыш аркасында кыйммәтләнде. Шулай ук бәягә корылык та тәэсир итте: өстәмә су сибү – бәрәңге үстерүчеләр өчен өстәмә чыгымнар ул. Кайвакыт прилавкаларда “юылган” сүзен өстәп, бәрәңге яки кишергә бәяләрне күрү аяныч, алар безгә башка континентлардан алып килгән бананнарга караганда кыйммәтрәк тора”.

Тын океанда сөләйман балыгын рекордлы аз тоту аркасында кызыл уылдыкның бәясе өчтән бер өлешкә – 1 литры өчен 6,1 мең сумнан 8,1 мең сумга кадәр арткан.

“Икрага бәя арту сәбәпләренең берсе сөләйман балыгы үрчетү күләмнәрен киметүдән гыйбарәт. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия предприятиеләре куллана торган уылдык табу станоклары Япониядә җитештерелә. Димәк, әлеге активларга логистика һәм хезмәт күрсәтү чыгымнары арткан, – дип аңлата деликатесның кыйммәтләнүен икътисади теория һәм эконометрика кафедрасы доценты. – Аналитиклар узган елдан җитәрлек күләмдә уылдык калуын әйтәләр, әмма технологик процесс шул рәвешле төзелгән ки, кызыл уылдыкны саклауның максималь вакыты – 12 ай».

Кара уылдыкны табу кыенрак – аны мәрсин балыкларыннан алалар. Ә. Мостафин аңлатканча, сөләйман балыкларын үрчетү ансатрак, ә мәрсин балыклары беренче тапкыр 12 яшендә генә уылдык чәчә. Икътисадчы билгеләп үткәнчә, илебез галимнәре процессны тизләтү өстендә эшли, алар, беренче чиратта, мәрсин балыкларының өлгерүенә, шулай ук продуктның сыйфатын яхшыртуга этәргеч бирә торган махсус азык өстәмәсе әзерләгәннәр.

Яңа ел өстәле символы – “Оливье” салаты – 2024 елда РИА Новости исәпләвенчә, дүрт кешегә 553 сум торачак, ә “Сельдь под шубой” – 261 сум. Тозланган азык-төлеккә бәя 196 сумнан 210 сумга кадәр арткан. Бәйрәм өстәленә җиләк-җимеш өчен 995 сум чыгарып салырга туры киләчәк – бу узган ел белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Торт шулай ук 12 процентка кыйммәткәрәк төшәчәк – 628 сумга кадәр.

Йорт хуҗабикәләре кайнар аш сыйфатында еш кына бәрәңге белән пешерелгән кош ите бирәләр. Быел ризык арзанрак булачак – 471 сум, чагыштыру өчен 2023 елда 488 сум иде. Яшелчәләр 12 процентка (436 сум) кыйммәтләнгән. Ит һәм сыр тәлинкәсе 1139 сум торачак, закускалар бәясе елына 8,5 процентка арткан.

“Казанда Кремль яр буенда һәм Кызыл мәйданда трдельник ашамлыгына ихтыяҗ зур. Минемчә, безнең Татарстанның камыр ризыкларын Россия базарында да популярлаштырырга вакыт, һәм маркетинг инструментлары ярдәмендә әлеге продукцияне Яңа ел бәйрәмнәре белән ассоциатив итәргә кирәк», – дип фикерләре белән уртаклашты КФУ доценты.

Статистика буенча, чыршылар һәм наратлар соңгы өч елда уртача 10 процентка кыйммәтләнгән. Мәсәлән, 1,5-2 метр биеклектәге чыршы уртача 2021 елда 2790 сумнан 2024 елда 3990 сумга кадәр артты, диде Әскәр Мостафин. Зур биеклектәге, өч метрга кадәрге агач, шул вакыт эчендә 4990 сумнан 7990 сумга кадәр күтәрелде. Соңгы елларда пиротехника бәясенең өчләтә артуы күзәтелә, бу юань курсының кыйммәтләнүе, Кытайдан логистика, материалларга һәм эшкә чыгымнарның артуы белән бәйле, дип аңлатты КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә икътисадчы.

«Бәйрәмнәрдә арта торган ихтыяҗдан тыш, бәяләрдә кискен үзгәрешләрнең башка глобаль сәбәпләре дә бар: бу сум курсы да, һәм инфляциягә каршы көрәштә Россия Үзәк банкы рычагларының берсе булган төп ставка да (бүген ул 21 процент тәшкил итә). Без банк секторында кертемнәр һәм тупланма счетлар үсешен 25 процентка кадәр күзәтә алабыз, – диде Ә.Мостафин. – Турыдан-туры элемтә вакытында Владимир Путинга азык-төлеккә бәяләр арту турында сорау бирделәр. Президент Россия бәяләр артуын җиңәчәк, дип җавап бирде, һәм продуктларның кыйммәтләнүенең төп сәбәбен – куллануның артуы, җитештерүчеләрнең аның артыннан  җитешмәвен, шулай ук уңыш күләме, дөньякүләм бәяләр, санкцияләр белән бәйле проблемаларны билгеләп үтте”.

30 ноябрьдә В. Путин 2025-2027 елларга федераль бюджет турындагы законга кул куйды. Бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләрне 63 төбәк ала һәм 26сы алмый.

«Татарстан Республикасының традицион рәвештә донор регион булуын билгеләп үтәсем килә. Без үзебезне азык-төлек белән тулысынча тәэмин итәбез, бу агымдагы халыкара шартларда азык-төлек иминлегенә трендны яхшы чагылдыра. Командировкаларда мин һәрвакыт агрокультуралар чәчелгән мәйданнарга игътибар итәм. Икътисадчы буларак, мин кайбер төбәкләрдә дифференциаль рента проблемасының кискенлеген билгеләп үтәсем килә», – дип йомгак ясады Казан университеты доценты Әскәр Мостафин.

Элегрәк КФУ галимнәре ни өчен “Яңа ел” товарларына бәяләрнең кискен үсешен көтәргә кирәкмәве турында сөйләгән иделәр.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Наталья Селиверстова, РИА Новости