Юридик факультет доценты Ольга Чепарина нефть-газ компаниясендә комплаенс-менеджерларның һөнәри үсеше турында конференциядә спикер булды.
13-16 сентябрьдә «Экспофорум»да, Казан федераль университеты катнашында, XI Петербург халыкара газ форумы уза. Ул нефть-газ тармагының конгресс-күргәзмә проектлары календареның төп вакыйгаларының берсе.
ПМГФ-2022 эшлекле программасында 20 тематик юнәлеш. Программа геологик разведкадан алып, транспортлау, куллану һәм эшкәртүгә кадәр тармакның барлык юнәлешләрен үз эченә ала. Экологик мәсьәләләр, ясалма интеллект ярдәмендә технологик эшләнмәләр, персонал белән эшләү мәсьәләләре киң яктырту алачак.
Эшкуарлык һәм энергетика хокукы кафедрасы доценты, юридик факультетның фәнни эшчәнлек буенча декан урынбасары Ольга Чепарина «Нефть-газ компаниясендә комплаенс-менеджерларның һөнәри үсеше» конференциясендә спикер буларак чыгыш ясады.
Шунысын да билгеләп үтик, ул «Правовое сопровождение бизнеса» программасы магистрантларына укыла торган «Правовые основы организации юридической службы», «Управление правовыми и комплаенс-рисками субъекта экономических отношений» кебек курсларның авторы һәм укыткчысы булып тора.
Газ форумы кысаларында КФУ доценты комплаенс буенча белгечләрнең профессиональ компетенцияләре эчтәлеген җайга сала торган профессиональ стандартлар, шулай ук укытуда кулланыла торган алдынгы программалар, методикалар һәм практикалар мәсьәләләрен күтәрде.
“Юрфак базасында быелдан “Коррупциягә каршы эшчәнлек һәм комплаенс”магистр программасын гамәлгә ашыру башлана. Программаның партнерлары булып ТР Президенты администрациясе һәм Ак Барс Банк тора. Программаның максаты-комплаенс, коррупциягә каршы көрәш һәм башка комплаенс-рисклар белән идарә итү өлкәсендә белгечләр әзерләү”, – дип сөйләде О.Чепарина КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә.
Нефть-газ компанияләре өчен тиешле менеджерлар әзерләүнең әһәмияте бәхәссез. Мондый бизнес эшчәнлеге нәтиҗәле идарә итүне, аерым алганда, экология өлкәсендә таләп ителә торган куркынычлар белән бәйле.
“Нефть-газ тармагы өчен комплаенс-менеджерлар әзерләү мәсьәләсе һичшиксез мөһим булып тора. Нәкъ менә бу идея секциядә катнашучылар тарафыннан билгеләп үтелде. Форумда катнашу факультетка ике як өчен дә файдалы элемтәләрне киңәйтергә, эре компанияләрнең комплаенс – менеджерларын магистр программасын гамәлгә ашыру өчен җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк»,-диде ул.
Юридик факультетта комплаенс-функцияләр проблематикасына багышланган түгәрәк өстәлләр һәм конференцияләр даими үткәрелә. Комплаенс мәсьәләләренә багышланган якындагы конференция 29 сентябрьдә Казан халыкара юридик форумы кысаларында узачак. «Сибур» компаниясенең комплаенс-менеджеры Вероника Киселева конференциянең модераторы булачак.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Ольги Чепаринаның шәхси архивы