Ноль тирәсендәге температура аркасында юлларда бозлавык хасил булачак.
Казан федераль университеты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев якын арада нинди һава торышы булачагын сөйләде.
Россия Гидрометеоүзәге фаразы буенча, иртәгә, 11нче ноябрьдә, Казанда һава температурасы 1 градустан түбән булачак, ә 12-13 ноябрьдә ноль градус көтелә. 14 ноябрьдә кабаттан һава температурасы минус 1 градус булачак. Бу атнада кар да явачак.
«Якын көннәрдәге температура климат ягыннан аномаль түгел, ул бу ел фасылының нормасына якын. Бүгенге һава торышы циклонга бәйле, нәкъ менә шуның аркасында салкын арктик һава торышы хөкем сөрә дә инде. Шушы көннәрдәге һава торышы тотрыклы түгел, ноль тирәсендәге температура аркасында юлларда бозлавык хасил булачак», – дип сөйләде Тимур Ринат улы.
Моңа күпсанлы явым-төшем дә сәбәпче.
«Ноябрьнең беренче декадасында климат нормасына якын явым-төшем күзәтелде – 37 миллиметр. Әгәр бу атнада фаразлана торган явым-төшемнәрне алсак, ноябрь нормасы инде үтәләчәген аңларга була», – дип аңлатты Тимур Әүһәдиев.
Ләкин әле чын карлы кыш кайчан җитәчәген фаразлавы кыен, дип билгели галим.
«Беренче (вакытлыча) кар катламы Казанда гадәттә 28-30 октябрьдә ята. Быел ул 21 октябрьдә булды. Тотрыклы кар катламы 17-19 ноябрьдә формалаша. Быел ничек буласын әле әйтүе кыен, чөнки циклоннар һәм антициклоннар бер-берсен алмаштырып тора. Шуңа да безнең территориядә чираттагы циклон килү белән җылы һава торышы күзәтеләчәк», – дип хәбәр итте метеоролог.
Ул шулай ук ноябрь гадәттәгедән җылырак, ә декбрь салкынрак булачагын да әйтте.
«Россия Гидрометеоүзәгенең озак вакытка ясалган фаразы буенча, ноябрь температура аномалиясе (+1°С ) белән фаразлана, декабрьдәге һава температурасы нормадан түбәнрәк булачак, ә январь, февраль, мартта – нормага якын», – дип бүлеште Т.Әүһәдиев.
2021нче елның үткән айлары мәгълүматларына караганда, галим сүзләренчә, быел капма-каршы һава торышы күзәтелде: йә артык эссе, йә артык салкын.
«Февраль экстремаль рәвештә салкын булды, уртача айлык температура минус 15,2°С иде, ә норма – минус 10°С. Шулай ук быел сентябрь дә салкын иде. Аның өчен норма – плюс 12°С булса, бу айның уртача температурасы 9,8°С тәшкил итте. Ләкин быел уңай аномалияләр күп булды: шулай итеп, «аномаль температура булган җылы айлар марафоны» апрельдән августка кадәр дәвам итте. Май, июнь, августта 4°Стан да күбрәк булган эре аномалияләр күзәтелде», – диде КФУ доценты.
Ул шулай ук май аендагы һава торышы да бар кеше шаккаттырганлыгын искәртте.
«Аннан да җылырак май ае бары тик 1906нчы елда гына күзәтелде. Быелгы майны чын-чынлап җәйге ай, дип атап булыр иде. Майның уртача температурасы 18,2°С булды (чагыштыру өчен Казан өчен июньдә 18,1°С норма санала). Шуңа күрә җәй безнең төбәккә иртә килде. Метеорологлар җәйге чор башы, дип һава температурасының 15°Стан югары булуын әйтә, быел бу күчеш 9 майда булды», – дип искә төшерде галим.
Быелның тагын бер үзенчәлеге – атмосфера явым-төшемнәренең дефициты.
«Март, май, июнь, август, октябрь айларында явым-төшемнәр җитәрлек күләмдә булмады. Август иң коры ай булды, ул вакытта бары тик 9 миллиметр явым-төшем күзәтелде, ә күпъеллык норма 58 миллиметрны тәшкил итә. Июльдәге явым-төшемнәрнең (15 миллиметр) гадәттәгедән артыграк булуы моны компенсацияли алмады», – дип хәбәр итте галим.
Бу елның тугыз аенда явым-төшемнәрнең дефициты 100 миллиметрны тәшкл иткән.
Авторы: Лариса Бусиль, фото: Максим Зарецкий