Иң элек ачык һавада озак йөрүдән качарга кирәк, бигрәк тә иң кызу вакытта – 11 дән 17 сәгатькә кадәр.
Кызуны ничек җиңелрәк кичерергә, куркыныч янаган төркемгә керүче кешеләргә күпме сыеклык кулланырга, ә нинди ризыктан тыелырга кирәк? Татарстан Республикасында көтеләчәк 30 градуслы эсселек уңаеннан бу хакта Казан федераль университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә Университет клиникасының профилактика бүлеге мөдире Лилия Минһаҗетдинова сөйләде.
Әйләнә-тирәдәге һаваның температурасы 36 градустан югары булганда, организмда терморегуляция механизмы үзгәрә, анда йөрәк-кан тамырлары системасы актив катнаша.
“Кан тышкы тирәлеккә җылылык бирсен һәм организмны суытсын өчен турыдан-туры тире астында йөри башлый, – дип аңлатты белгеч. – Әгәр дә һава температурасы 38 градустан югарырак булса, тире астында кан әйләнеше активлашу инде ярдәм итми. Мондый очракта кеше организмы кан агымын үзәкләштерү механизмын – периферик тамырларның кан белән тәэмин ителешен киметү механизмын эшләтеп җибәрә. Бу йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнешне шактый арттыра һәм өзлегүләрнең үсеш куркынычына китерә. Моннан тыш, тир көчле бүленеп чыгу кан куеруга китерә, чөнки организм югалта торган сыеклыкны тулыландыру һәрвакытта да җитәрлек булмый “.
Шуңа бәйле рәвештә куркыныч янаган төркемегә төрле хроник йогышлы булмаган авырулар булган кешеләр керә. Беренче чиратта, бу йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган өлкән яшьтәге гражданнар, шулай ук үпкә, диабет һәм онкология авырулары булган кешеләр. Пациентларның бу төркемнәренә керүчеләргә үзләрен эссе һавада булудан мөмкин кадәр күбрәк сакларга кирәк.
Л.Минһаҗетдинова эсселектән ничек итеп сакланырга киңәш итте. Иң элек ачык һавада озак йөрүдән качарга кирәк, бигрәк тә иң кызу вакытта – 11 дән 17 сәгатькә кадәр.
“Эсседә кояшта йөрү, хәтта иң сәламәт кешеләр өчен дә куркыныч, хроник авырулар турында әйтеп тә торасы юк, – диде ул. – Физик эшне киметергә яки аны соңрак вакытка күчерергә кирәк. Шулай ук тәмәке тартудан һәм алкоголь кулланудан баш тартырга. Алкоголь таркалу продуктлары йөрәк ритмын бозарга сәләтле. Шуңа күрә эссе көннәрдә исерткеч эчемлекләрне куллану кисәк йөрәк белән үлемгә китерергә мөмкин».
КФУ Университет клиникасының профилактика бүлеге җитәкчесе шулай ук эссе көннәрдә кулланыла торган ризыкның күләмен киметергә киңәш итте. Озак итеп эшкәртелә торган майлы, шулай ук тәм-томнардан, кыздырылган һәм борычлы ризыклардан баш тартырга кирәк. Өстенлекне җиңел үзләштерелә торган ризыкка – ачы сөт продуктларына, яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә (уртача) бирергә кирәк.
Эссе вакытта кирәкле сыеклык күләме турында сөйләгәндә, Л. Минһаҗетдинова көненә 3 литрдан артык су эчү куркыныч – организмда су-тоз балансы бозылырга мөмкин диде. Эссе көнне ул көн саен 1,5 литрдан 2,5 литрга кадәр сыеклык эчәргә киңәш итә. Тир белән бик күп микроэлементлар бүленеп чыгуын исәпкә алып, сезонлы җиләк-җимеш белән морслар, татлы тәм-томнар әзерләргә мөмкин, аларны шикәрсез дә кулланып була.
Кондиционерларны дөрес куллану турындагы сорауга җавап биреп, эксперт шуны билгеләп үтте: әгәр тышта 40 градус икән, кондиционерны 20 градуска куярга ярамый – температура аермасы артык күп булачак, бу организм системасына йөкләнешне сизелерлек арттырачак. Мондый эсседә әйләнә-тирәдәге һава температурасына карап, бинаны яисә машинаны 26-27 градуска кадәр суыту яхшырак. Температура аермасы 4-6 градус булу куркынычсыз санала.
Эксперт Россиядә яшәүчеләрнең җәй көне кояшта булу вакытын контрольдә тотмыйча, актив рәвештә кызынырга яратуларына сукранды. Кайберәүләр ялгышып, “50+” факторы белән кояштан саклану чарасын кабул итү барлык кояш нурларыннан саклауның югары дәрәҗәсен тәэмин итә, дип саный, әмма бу алай түгел, дип кисәтте медицина хезмәткәре.
«SPF 50 белән дә кояштан саклаучы чаралар хәтта B төркеменең күпчелек ультрафиолет нурларын һәм А группасының зур булмаган өлешен генә чагылдыра. Шуңа күрә кояшта озак тору теләсә кайсы очракта да ярамый», – диде Л.Минһаҗетдинова.
Казан университеты эксперты шулай ук балаларны эсселекнең күңелсез нәтиҗәләреннән ничек саклау турында киңәшләр бирде.
“Балалар эссе һәм кояш сугуга тиз бирешә. Аларны мөмкин кадәр сакларга кирәк: башларын капларга, ачык мәйданда 11 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр утыруны чикләргә, бу вакытта йөртмәскә яки күләгәдә калдырырга. Шулай ук кызу һава шартларында балаларның активлыгын күзәтергә кирәк, чөнки сыеклыкны алар өлкәннәргә караганда да тизрәк югалта “, – диде ул.
Бүлек мөдире шулай ук эссе сугуның һәм организм хәлсезләнүенең төп билгеләрен санап чыкты:
гомуми хәлсезлек;
баш авырту;
баш әйләнү, арыганлык;
апатия (битарафлык);
аппетит югалу;
күңел болгану һәм косу;
физик активлыкны үтәүдәге кыенлыклар;
йокысызлык.
Автор: Кристина Иванова, фото: Александр Кузнецов