КФУ эксперты фитодизайн серләре турында сөйләде

Казан университетының Ботаника бакчасында орхидея, фикус һәм акча агачын ничек карарга икәнлеге турында сөйләделәр.

Бу якшәмбедә, 24 ноябрьдә, россия халкы иң матур һәм мөһим бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәчәк. Бу көнне бөтен гаилә белән бергә җыелырга, әниләр янында булырга, аларга бүләкләр бирү гадәте бар. Вариантларның берсе-чүлмәктәге гөл. Популяр гөлләрне ничек карарга һәм йорт чәчәкләрен сайлаганда нәрсәне исәпкә алырга кирәклеген Казан федераль университеты Ботаника бакчасының дендрарий һәм оранжерея комплексы бүлеге мөдире Сергей Максимов аңлатты.

Фаленопсис орхидеясе бик популяр. КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә биргән интервьюсында Сергей Максимов билгеләп үткәнчә, үсемлек нәзберек түгел һәм күп игътибар таләп итми. Кагыйдәләрне үтәгәндә орхидея хуҗаны елына 2-3 тапкыр чәчәк атуы белән сөендерәчәк.

“Фаленопсис-орхидеяләр төркеменнән иң талымсызы. Аны тәрбияләү кагыйдәләре гади – беразчә су бөркү, тамыр системасы кипкән саен вакытында су сибү, ә моны ачыклау бик җиңел. Әгәр үтә күренмәле чүлмәкләр аша тамырларының агарганлыгы күренсә, үсемлеккә капиталь су сибәргә кирәк. Әгәр тамырлары яшькелт булса, димәк, үсемлек әле алдагы су сибүдән калган дым белән канәгатьләнә”, – ди эксперт.

Акча агачы (замиокулькас) суккулентлар төркеменә керә. Мондый үсемлекнең тамыр бүлбесе бар, сабакларында да дым запасы бар, шуңа күрә замиокулькаска күп яктылык һәм сирәк су сибү кирәк, дип хәбәр итте С.Максимов.

“Бердәнбер шарт: әгәр сез акча агачын, әйтик, бүлмәнең эченәрәк куясыз икән, шатлык көтмәгез, чөнки ул сузыла башлый, аңа яктылык җитми. Акча агачы-яктылык үсемлеге ул”, – ди оранжерея комплексы мөдире.

Сергей Максимов билгеләп үткәнчә, акча агачын башка суккулент – толстянкадан (крассула, доллар агачы) аера белергә кирәк, гәрчә алар агротехникада охшаш булса да.

Цитрус үсемлекләрен – лимонны, мандаринны, әфлисунны, лаймны өйдә тоту алай ук җиңел түгел.

“Бу аеруча кайгыртучанлык таләп итә торган кыйммәтле үсемлекләр. Әлбәттә, мондый үсемлекләр белән үз коллекциясендә цитрус булдырырга хыялланучылар маташа”, – диде КФУның ботаника бакчасы эксперты.

Өй шартларында үстерү өчен иң оптималь вариантларның берсе – фикустыр, мөгаен. С.Максимов аны җиңелчә күләгәдә тотарга киңәш итә – ачык кояшта бигрәк тә җәйге чорда үсемлек янып китәргә мөмкин. Фикуслы чүлмәкне бер урыннан икенче урынга күчерергә кирәкми – коелырга мөмкин, чөнки урын алышынуга җайлашырга өлгерми.

“Фикусларны стакандагы кечкенә агачлардан башлап үстерү яхшырак, – дип киңәш итте оранжерея комплексы мөдире. – Үсемлекне көнбатыш һәм көнчыгыш яктагы тәрәзәләргә урнаштырырга кирәк. Иң чыдамы-Бенджамин Фикусы, аны кисәргә, теләсә нинди формалар һәм хәтта бонсай булдырырга мөмкин”.

Җылыту сезоны алдыннан КФУ эксперты “Бүлмә үсемлекләре һаваны дымландырамы?” дигән сорауга җавап биргән иде.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Юлия Акмурзина