КФУ дзюдочылары Бөтенроссия җәйге Универсиададан көмеш һәм бронза медальләр алып кайтты

Югары уку йорты җыелма командасы копилкасында 100 кг авырлык категориясендә – көмеш,  52 кгда – бронза медаль.

 

Казан федераль университетының сигез студенты  6-9 июльдә Уфада узган дзюдо буенча IX Бөтенроссия җәйге Универсиада финалында катнашты. Ике спортчы югары уку йорты җыелмасы исәбенә көмеш һәм бронза медаль алып килде.

Бөтенроссия җәйге Универсиада – Россиядә җәйге спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыру, шулай ук студент яшьләренең физик әзерлеген һәм осталык дәрәҗәсен күтәрү өчен үткәрелә торган спорт чарасы. Ул һәр ике ел саен уза.

Дзюдо буенча финал ярышларында бөтен Россиядән 100дән артык спортчы көрәште. Алар арасында – Казан федераль университетының сигез вәкиле.

Спарринг нәтиҗәләре буенча КФУ спортчылары ике медаль яулады. 100 кг авырлык категориясендә көмеш медальне КФУ Алабуга  институты студенты Иван Рыбаков алды, ә бронза Геология һәм нефть-газ технологияләре институты студенты Мария Паленовага эләкте.

Самбо һәм дзюдо буенча КФУ җыелма командасы тренеры Василий Иванов әйтүенчә, ике спортчы да самбо һәм дзюдо буенча спорт мастерына кандидатлар булып тора.

“Мин өч яшьтән бирле спорт белән шөгыльләнәм. Башта спорт гимнастикасына йөрдем, аннары дүрт ел Казан цирк мәктәбендә шөгыльләндем. Әмма вакыт узу белән боларның миңа туры килмәвен аңладым – миндә сыгылмалылык юк, аның каравы көч бар. Шуңа күрә сигез яшемдә мине самбога һәм йөзүгә бирделәр. 12 яшьтә мин самбоны гына сайлдадым һәм бу спорт белән бүгенгә кадәр шөгыльләнәм “, – дип сөйләде М. Паленова.

Бүген Мариянең самбо буенча Татарстан югары уку йортлары Спартакиадасы һәм Идел буе федераль округы чемпионаты призеры, дзюдо буенча Татарстан Республикасы югары уку йортлары Спартакиадасы призеры статусы бар, шулай ук ул самбо буенча КФУ һәм ТР  җыелма командасы составына керә.

М.Паленова беренче курсны тәмамлаган һәм җәйге сессия, уку практикасы аркасында аның универсиадага әзерлеккә вакыты калмаган. Әмма спортчы чыдамлыкны арттыру өчен тренажер залына йөргән һәм йөгерергә чыккан.

Мария әйтүенчә, финал ярышлары вакытында кыенлык көрәшнең үзендә булган, чөнки дзюдо һәм самбо кагыйдәләре аерыла.

“Мәсәлән, дзюдода аяклардан ыргытырга ярамый, нәкъ менә аны мин самбода кулланам. Минем өчен башкага күчү авыр булды. Мин лаеклы көндәшләр белән көрәштем, аларның кайберләре инде дзюдо буенча спорт мастерлары һәм Россия беренчелекләрендә һәм чемпионатларында берничә тапкыр призер булганнар”, – диде ул.

Студентка алга таба да спортта калырга һәм КФУ җыелмасы өчен чыгыш ясарга планлаштыра. Ул КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә сөйләгәнчә, спорт аның өчен хобби гына түгел, ә тормышның бер өлеше булуын әйтте.

Иван Рыбаков шулай ук КФУның, Татарстанның да алдынгы спортчысы. 14 ел спортта булу вакытында ул сугышчан һәм спорт самбосы буенча университет спорты халыкара фестивале призеры, узган ел  самбо буенча Татарстан югары уку йортлары арасында Спартакиада призеры һәм быел җиңүче булды.

Универсиадага спортчы, алдан җәйге җыеннарны үтеп, җаваплы әзерләнгән. И.Рыбаков сөйләгәнчә, турнир үзе шактый тиз үткән, ә яхшы нәтиҗә күрсәтү өчен аңа бары тик тәнне язарга гына кирәк булган.

“Ярышларга чыгу мөмкинлеге биргән өчен Василий Александрович Ивановка һәм Алексей Николаевич Левановка зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар үз эшләренең чын фанатлары “, – диде ул.

Василий Иванов үз чиратында билгеләп үткәнчә, әлеге этапта студентлар лаеклы чыгыш ясаган.

“Хәзер Иван самбо буенча Россия кубогына әзерләнәчәк, октябрьдә аңа Дөнья кубогына сайланырга туры киләчәк. Мария ноябрьдә узачак Татарстан Республикасы югары уку йортлары Спартакиадасына әзерләнә “, – дип әйтте тренер.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото:  КФУның «Казан Юлбарслары» ССК матбугат хезмәте