Галим сүзләренчә, «омикрон» – «ухань» яки «альфа» кебек элеккеге штаммнардан башланып дәвам итә торган коронавирус версиясе.
2нче февраль мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыруның 141 мең очрагы теркәлгән. Татарстанда 528 кеше хастаханәләргә салынган, 117се терелгән, 848 яңа очрак теркәлгән.
Элек хәбәр ителгәнчә, «омикрон» штаммы мутация нәтиҗәсендә күпкә контактлырак була башлаган. Бу коронавирусның әлеге штаммын йоктырган кеше әйләнә-тирәдәгеләргә аеруча куркыныч тудыруын аңлата, чөнки аның нәтиҗәсендә күпкә күбрәк кешегә авыру эләгергә мөмкин. «Омикрон»ның йоктыручанлык индексы – 8.
Вирусның бу штаммы никадәр озак дәвам итәчәге турында КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты Ферментларның биосинтезы һәм биоинженериясе фәнни-тикшеренү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре, микробиология кафедрасы доценты Павел Зеленихин.
«Вирус булып узган илләргә, беренче чиратта, Европа илләренең тәҗрибәсенә күз салырга кирәк. «Омикрон» дулкыны якынча бер ай дәвам итә. Россиядә дә ул шул чама яки аннан да күбрәк вакыт булачак, дип фаразлана. Биш-алты атна дәвамында без авыруының пигын узарга тиешбез, шуннан соң авыручыларның саны акрынлап кими башлаячак. Ләкин кайбер икеләнүләр дә бар», – ди галим.
КФУ доценты сүзләренчә, Европа илләрендә вакцинация узган һәм ревакцинация үткән кешеләр бик күп. Бөекбритания тәҗрибәсе шуны сөйли, илдәге кешеләрнең 90 проценты вакцинация узган, кешеләрнең 60 проценты ревакцинация узуына карамастан, реанимацияләрдә һаман да вакцинация узмаган кешеләр күбрәк очрый.
«Бу исә вакцина ясату вакцинация узмауга караганда яхшырак дигән сүз. Без «Спутник V» һәм аның вариантлары инфекцияне контрольдә тотарга булышачак, хәтта аны йоктырган очракта да кешеләр аны җиңел кичерәчәк, дип өметләнәбез », – дип саный П. Зеленихин.
Галим сүзләренчә, «омикрон» – «ухань» яки «альфа» кебек элеккеге штаммнардан башланып дәвам итә торган коронавирус версиясе.
««Омикрон»-штаммы белән авырган кеше инде икенче көнгә үк инфекцияне башкаларга йоктыра дигән фараз бар. Мөгаен, бу алай түгелдер. Инкубация периоды берничә сәгатькә кыскарган, бүген йоктырган кеше иртәгә потенциаль куркыныч тудыра алмый. Мөгаен, кеше авыруны берничә тәүлек алдан йоктыргандыр», – дип уртаклашты ул фикере белән.
Шуңа да өстәп, ММЧларда «омикрон»-штаммын йоктырган кеше инде бер атнадан аны башкаларга йоктырмый дигән хәбәр таратыла. Моңа карата галим үз фикерен белдерде:
«Тикшеренүчеләр шуны дәлилләде: инфекциянең манифестациясеннән соң, ягъни коронавирус симптомнары барлыкка килгәннән соң, 10-11 көн дәвамында, кешеләр әйләнә-тирәгә вирус таратучы булып тора. Бер атналык изоляция җитә дигән сүз дөрес үк түгел, чөнки ул гына җитми».
Исегезгә төшерәбез, КФУның Университет клиникасында коронавирустан вакцинация дәвам итә. COVID-19дан прививка ясатырга теләүчеләр 233-30-00 телефоны буенча яки, сырхауханәгә барып, алдан язылырга тиеш. Вакцинациягә килгән гражданнарның үзе белән паспорты, СНИЛС һәм медицина полисы булуы зарур.
Авторы: Руфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов