Киләсе ун көннең климатик нормасы минус сигез градусны тәшкил итәчәк.
Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев киләсе декадада Казанда булачак һава торышы турында сөйләде.
«Хәзер Казан – кече градиентлы барик кырда. Якын көннәрдә, 15-16нче декабрьдә, без атмосфера фронтында булачакбыз. Ул төньяк-көнбатыш циклоны белән бәйле. Шул сәбәпле, бездә җилле һава торышы һәм урыны белән кар көтелә», – дип сөйләде Тимур Әүһәдиев.
14нче декабрьгә бары тик 10 миллиметр явым-төшем яуган булган, ә бу айның нормасы 43 миллиметрны тәшкил итә.
«Киләсе көннәрдә 6 миллиметр явым-төшем булырга мөмкин. Хәзерге вакытта метеомәйданчыкларда кар катламы 3 сантиметр гына, әлбәттә, бу нормадан азрак. Декабрьнең икенче декадасында кар катламының нормасы 15 сантиметр булырга тиеш», – билгеләде ул.
Шулай итеп, 15нче декабрьдә, Россия Гидрометеоүзәге фаразы буенча һава торышы температурасы көндез минус 3 градус булачак, төнлә – минус 4.
«Киләсе декададагы һава торышы тотрыклы түгел. 19нчы декабрьгә кадәр температура фоны климатик нормадан югары булачак. Сүз уңаеннан, бу декада өчен климатик норма минус 8 градусны тәшкил итә. Быел кышка кереш бик үк уңышлы түгел иде: башта кар яуды, эреде, аннары кабаттан яуды. Бу факторлар авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен бик үк уңай булмаска мөмкин», – ди Т.Әүһәдиев.
Ялларда республика башкаласында болытлы булачак, кар явуы көтелә. Шимбә көндез һава торышы – минус 4, төнлә минус 7 градус булачак. Шәһәрлеләрне якшәмбе дә шундый һава торышы көтә. Салкыннар аркасында, кар катламы 10 сантиметрга җитәргә мөмкин.
КФУ доценты атмосфера басымының кинәт үзгәрүе көтелмәвен әйтте.
Авторы: Руфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий