КФУ дизайнерлары анимацион квест-уен булдырды

“Изге чишмә легендалары” уен ботын ТЮЗ артистлары тавышландырды.

Казан федераль университетының дизайн һәм пространство сәнгате (ИДиПИ) институтының «Моушн-дизайн» әзерлеге юнәлешләре студентлары «Изге чишмә легендалары» уен Telegram-ботын эшләгәннәр.

Быелның җәендә физик затлар өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы грантын алган ИДиПИ өлкән укытучысы   Миләүшә Тукмакованың “Биләр авылының Изге чишмә легендасы” маҗаралы квест-уены” проектын тормышка ашыруда институтның икенче курс студентлары һәм Казан дәүләт яшь тамашачы театры артистлары катнашты.

“ИДиПИда узган елдан башлап моушн-дизайн өлкәсендә белгечләр әзерләнә. Бу юнәлеш студентлары төрле анимация төрләре белән эшләргә өйрәнәләр. Мин алар белән бергә безнең республика өчен уникаль булган моушн-дизайн өлкәсендә студентларның беренче җитди эше генә түгел, институтның визит карточкасы да була алырлык проектны тормышка ашыру яхшы булыр иде дип уйладым. Изге чишмә турындагы легендалар нигезендә анимация элементлары белән квест эшләү карары кабул ителде, – дип сөйләде М.Тукмакова.

Изге чишмә Татарстан Республикасының Алексеевск районындагы Биләр авылыннан төньяк-көнбатышка таба, Хуҗалар тавы итәгендә урнашкан һәм Биләр тарих-архитектура музей-тыюлыгы составына керә.

“Бу территория тарихи яктан да, архитектура ягыннан да кызыклы. Килүчеләрне мавыктырырлык һәм аларны шушы урын тарихына чумдырырлык квест ясыйсы килде. Проектны гамәлгә ашыра башлаганчы, без студентлар белән музей-тыюлык директоры –  Зөфәр Гомәр улы Шакиров белән очраштык, ул безнең өчен экскурсия үткәрде “, – дип сөйләде КФУ укытучысы.

Проект җитәкчесе әйтүенчә, иң авыры изге чишмә легендаларына нигезләнеп, сценарий язу булган.

“Эш барышында ул күп тапкырлар үзгәрде. Сценарийны язып, без һәр анимациягә раскадровка, иллюстрация ясадык һәм аннары аны анимацияләдек”, – диде өлкән укытучы.

Чираттагы катлаулы этап – квестны тавышландыру булды. Студентлар моны мөстәкыйль рәвештә эшләргә тырышып карадылар, ләкин тиздән профессионалларсыз булмый икәнен аңладылар.

“Без ТЮЗ артистларына мөрәҗәгать иттек, алар ярдәм итәргә ризалашты. Бу эшкә баш режиссерның ярдәмчесе, труппа мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Любовь Николаевна Лукина җитәкчелек итте», – диде Миләүшә Илгисовна.

Кадр артындагы текстны Р. Зөбәйрәев укыган, батырны В. Антонов тавышландырган, моннан тыш, Л. Лукина, Э. Сафина, М. Мухортова катнашкан.

«Монтаж, анимация һәм тавышландырудан соң, мин чат-ботта квестны эшләргә керештем, – ди М.Тукмакова. Хәзер квест Telegramда һәм ВКонтакте сайтында һәркем өчен ачык. Без аны узучылардан кире элемтә алырга телибез”.

Проектта катнашучы ИДиПИ студенты Елизавета Сергеева аңа реаль җирлектән иллюстрацияләр ясау, шулай ук туры килә торган музыка сайлау кыенрак булуын әйтте.

“Очраган кыенлыкларга карамастан, мин проектта катнаша алуыма шат. Мин командада эшләргә өйрәндем, гәрчә башта барысын да бер стилистикада эшләү һәм бер-берең белән хезмәттәшлек итү җиңел булмаса да , – диде кыз.

Киләчәктә студентлар үз җитәкчеләре белән бергә уен боты нигезендә мобиль кушымта төзергә телиләр.

Автор: Лариса Бусиль