КФУ Бохара дәүләт университеты делегациясен кабул итте

Фикер алышу белем бирү өлкәсендәге хезмәттәшлек турында барды.

Казан федераль университеты Бохара дәүләт университеты делегациясен кабул итте. Делегация составына фәнни эшчәнлек һәм инновацияләр буенча проректор Отабек Каххаров һәм халыкара хезмәттәшлек буенча проректор Аброр Жураев керде.

Очрашуда Казан университетыннан белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Тимерхан Алишев, халыкара эшчәнлек буенча ректорат каршындагы киңәшче Линар Латыйпов, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры Наилә Баһаветдинова, Тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина катнашты.

«Безнең вуз – республикада иң эре вузларның берсе. Университетта 26 меңнән артык студент белем ала. Бездә төрек теле белеме, чит тел буларак рус теле буенча бакалавриат программасын ачуга ихтыяҗ зур», – диде А.Жураев.

Т. Алишев үз чиратында студентларны үз илләрендә торып укуга юнәлтелгән белем бирү программаларына кызыксыну барлыгын белдерде.

Делегатлар шулай ук Казан университетының OpenLabs лабораторияләре юнәлешендә хезмәттәшлек итү буенча кызыксынуны ассызыклады.

Очрашу барышында белем бирү өлкәсендәге перспективалар, икеләтә диплом программалары турында фикер алышу булды.

«Казан федераль университеты безнең партнерларның берсе. Югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек өч ел элек башланды. Хәзер без берничә уртак программаны (бакалавриат һәм магистратура) тормышка ашырабыз. Белем бирү сыйфатын яхшыртасыбыз килә, шуңа күрә 20 кешедән торган пилот төркемен, рейтингларда күтәрелү буенча КФУ тәҗрибәсен өйрәнү өчен, бирегә  җибәрдек», диде КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә А.Жураев.

Ул шулай ук КФУның Джизакта филиалын булдыру проектын да телгә алды, бу Казан университеты белән хезмәттәшлеккә этәргеч булачагын әйтте.

Бүген КФУда Үзбәкстан Республикасының 2 508 гражданы белем ала. Казан университеты республиканың 40 фәнни-белем бирү оешмасы белән актив хезмәттәшлек итә. КФУның Үзбәкстан вузлары белән хезмәттәшлекнең төп формасы – уртак белем бирү программаларын гамәлгә ашыру.

Бүген КФУ төрле әзерлек юнәлешләре буенча беренче чиратта Үзбәкстан Республикасының икътисады һәм социаль өлкәсе өчен бакалавриат, специалитет һәм магистратураның 45 уртак программасын гамәлгә ашыра. Уртак белем бирү программалары «3 +1» яки «2+2» форматында оештырыла. Шул ук вакытта Казан университеты үзенең онлайн-курсларын тәкъдим итә, практиканы оештыра (шул исәптән Россия предприятиеләренә дә) һәм берничә база дисциплинасын укыта.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның декабрендә Казан университетының Бохара дәүләт университеты белән үзара аңлашуы турында меморандум имзаланылды.

Авторы: Руфинә Гыймалетдинова, Алинә Минневәлиева, фото: Азалия Әхмәтова