Кичәге мәктәп укучыларына университетның студентлар берләшмәләре турында сөйләделәр.
«УНИКС»та беренче курс студентлары өчен ел саен үткәрелә торган «Студентлар тормышы буенча экскурсия» дип исемләнгән ачык ишекләр көне узды. Чара кысаларында Казан федераль университетының студентлар берләшмәләре концерты һәм күргәзмәсе узды.
Күргәзмәдә студентларның волонтерлар берләшмәләре, студентлар профкомы, спорт һәм туристик клублары, Гражданлык-патриотик эшчәнлек үзәге, Универсиада авылы студентлары ассоциациясе, Студентлар отрядлары штабы һәм интеллектуаль клублар катнашты.
«Монда университетның яшьләрне үз рәтләренә, теге яки бу команда әгъзасы булырга чакыра торган студент берләшмәләре тәкъдим ителгән. Безнең стендта КФУның Карьера клубы тәкъдим ителде. Без студентлар белем ала торган юнәлешләр буенча консультацияләр уздырабыз, анда эш бирүчеләр исемлеген, актуаль һөнәрләрне, чыгарылыш укучылары өчен уртача хезмәт хакын һәм, димәк, университеттан алачак компетенцияләрне күрсәтәбез», – дип уртаклашты КФУ укучыларын вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыру үзәге җитәкчесе Наил Вяльшин.
Күргәзмәдә шулай ук дүрт эш бирүче тәкъдим ителде: ВКонтакте, Совкомбанк, KazanExpress һәм Nefis. Алар студентларга үзләренең стажировка мәйданчыклары турында сөйләделәр һәм интерактив үткәрделәр.
Һәр берләшмә үзенең эшчәнлеге һәм казанышлары турында сөйләде. Күпләр уеннарны һәм викториналарны үткәрделәр, шуның белән укудан тыш активлык файдалы гына түгел, күңелле дә булырга мөмкин икәнен исбат иттеләр.
“Без КФУның студент отрядлары штабын тәкъдим итәбез һәм яңа кешеләргә безнең юнәлешләр турында сөйлибез. Безнең сафларга керергә чакырабыз, чөнки бездә ел дәвамында күп чаралар уза, ә җәй көне читкә чыгып ял итәбез һәм дуслар белән вакытны уздырабыз. Сүз уңаеннан, безгә тулы бер чират тезелде, шуңа күрә без зур өстәмә көч көтәбез”, – дип сөйләде Идарә, икътисад һәм финанслар институтының икенче курс студенты Алена Линник.
Концерт программасы вокал, хореография, театраль куелыш кебек юнәлешләрдә иң яхшы иҗат коллективларыннан торды. Ә чараның төп кунагы “Таврида” арт-кластеры резиденты Ксения Лебедева булды.
Сәхнәдә үз талантларын «ТедХ» вокаль-инструменталь ансамбле, «UVillDance», «Marshmallow», «THE STATION OF SVET», «Hot Heels», «Fenty» һәм «Кофеин» вокаль-инструменталь ансамбле, шулай ук «Голова болит» инструменталь ансамбле, «Зарница» халык җыры ансамбле, «Не хор» хоры һәм КФУның театр җыелма командасы күрсәттеләр.
Тамашачылар югары уку йортының иҗади ягы белән танышып кына калмыйча, шоу-программаның сценаристлары да булды – бергә җыр сайладылар һәм караоке җырладылар.
“Кызык булды – мин яңа юнәлешләр һәм коллективлар турында белдем. Мине барыннан да бигрәк Икенче бөтендөнья сугышы вакытында хәбәрсез югалганнарны эзләүче отряд тәэсирләндерде. Хәтта мондый нәрсә белән студентлар да шөгыльләнә ала дип уйламаган идем, бигрәк тә университет базасында. Шулай ук моңа кадәр белмәгән коллективларның чыгышларын карарга да рәхәт иде, аларның номерларының күбесе күңел түренә үтеп керде”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының беренче курс студенты Полина Горячих.
Ачык ишекләр көнен КФУның Яшьләр сәясәте департаменты оештырды.
Автор: Анна Зинченко, фото: Арина Егорова