Эксперименталь куелыш сюжеты нигезендә – рәссам-импрессионист тормышы һәм фаҗигале мәхәббәте тарихы ята.
Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее заманча сәнгать галереясенең VR-залында күренекле рәссам Николай Фешин тормышы һәм аның музалары турында – “Фешин. Музалар” интерактив медиаперформансының уникаль куелышы тәкъдир ителде. Проект КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студентлары һәм укытучылары, UNIVER TV студентлар телеканалы һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тарафыннан гамәлгә ашырылган.
«Фешин. Музалар” – ул үзендә кино, нейрочелтәр ярдәмендә булдырылган медиаинсталяцияләрне, театрны һәм музыкаль спектакльне берләштергән креатив агарту проекты. Театраль куелыш элементлары булган медиа-перформанс VR-залда өч стенадагы сурәт ярдәмендә күрсәтелә, шуңа күрә тамашачыларны тулысынча чумдыру эффекты барлыкка килә.
Эксперименталь куелыш сюжеты нигезендә бөек рәссам-импрессионист, Илья Репинның укучысы, Казан сәнгать училищесына нигез салучыларның берсе, дөньякүләм танылу алган даһиның – Николай Фешинның тормышы һәм фаҗигале мәхәббәте ята. Проектның режиссеры – актер, Казан театр училищесы укытучысы Андрей Белозеров, ә сценаристы – Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең телетапшырулар һәм цифрлы коммуникацияләр кафедрасы профессоры Юлия Андреева. Спектакльдә төп рольне Журналистика һәм медиакоммуникацияләрнең югары мәктәбенең 4 нче курс студенты Илья Андреев башкарды. Музыкаль бизәлешне Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары тәэмин итте.
Профессор Юлия Андреева әйткәнчә, “Фешин. Музалар” – тарихны сөйләү, үткәндәге персонажларны, шәһәребезнең билгеле фигураларын җанландыру мөмкинлеге, өстәвенә боларның барысын да яшьләр исеменнән эшләнә. Проектны гамәлгә ашыру безнең мәдәни милли кодны саклау өчен бик мөһим, дип ышана ул.
Ю. Андреева әйтүенчә, премьера тулы аншлаг белән узган: 200 билет ике көн эчендә сатылып беткән. Оештыручыларга хәтта VR-залда утыру урыннары санын арттырырга туры килгән.
“Без тирән чуму эффекты белән 180-градуслы видео булдырудан тыш, тамашачыларда җанланучы тарих хисе барлыкка килүен дә теләдек. Һәм моны актерлар уены ярдәмендә тормышка ашыра алдык. Видеода герой юл буйлап барганда һәм кинәт тамаша залына чыга һәм монолог укый башлый, ә параллель рәвештә тере музыка яңгырый – бу тапшырып булмый торган тойгылар. Бу эксперимент белән аудиториягә сурәтне якынайтырга, экран сәнгатен булдырырга теләдек, – диде КФУ профессоры.
Әңгәмәдәш хәбәр иткәнчә, проект әлегә грантлар алмаган яки иганәчеләр тарафыннан финанс яктан хупланмаган – барлык чыгымнарны “Фешин. Музалар” төзүчеләре үз өстенә алган. Шул ук вакытта проект өчен фильм төшерү һәм монтажлау Казан университетының UNIVER TV студентлар телевидениесе көче белән алып барылган. Моннан тыш, проект кысаларында КФУ студентларының ике диплом һәм ике магистр эше башкарылган. Аларның берсе – хезмәтне алга этәрү буенча диплом проекты.
Премьера күрсәтү көннәрендә Юлия Андреева шулай ук “Укыту форматы буларак интерактивлык” осталык дәресен бирдее һәм “Язмыш сторителлингы” тренингын үткәрде. КФУ профессорының чыгышлары аудитория тарафыннан зур кызыксыну белән каршыланды.
Автор: Кристина Иванова, фотолар оештыручылар тарафыннан тәкъдим ителде