«Казан юлбарыслары» Белоруссиядәге спартакиадада Россия данын яклаячак

Университет командасы составында  – теннисчылар, бадминтончылар һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр.

Казан федераль университетының «Казан юлбарыслары» студентлар спорт клубы спортчылары студент яшьләр союз дәүләте Спартакиадасында Россияне тәкъдим итәчәк.

Әлеге чара балалар һәм яшүсмерләр өчен Союз дәүләте Спартакиадасы кысаларында узачак. Спартакиаданың чираттагы, өченче этабы, Гомель шәһәрендә (Белоруссия) 1-6 ноябрьдә үтәчәк.

Спартакиадада Россия һәм Белоруссиянең иң яхшы студент спорт клублары чыгыш ясаячак. Гомельдә бадминтон, җиңел атлетика һәм өстәл теннисы буенча турнирлар узачак. Һәр спорт төрендә билгеле бер вузларны тәкъдим итә торган дүртәр команда чыгыш ясаячак. Россия делегациясе составына 111 кеше кергән, алар арасында Казан федераль университеты вәкилләре дә бар.

Россия җыелмасы составы Казанда май аенда узган Студентлар спорт клублары ассоциациясе чемпионаты суперфиналы нәтиҗәләре буенча формалашкан. Россия делегациясе составына «Казан юлбарыслары»ның бадминтон, өстәл теннисы һәм җиңел атлетика буенча өч командасы кергән. Беларусьта ике тренер һәм 24 студент-спортчы Казан университеты һәм Россия данын яклаячак. Искәртеп узыйк, әлеге ярышларда КФУ студентлары инде бишенче тапкыр катнаша.

«Әлеге спартакиадага әзерлекне августта башладык. Нәкъ шул вакытта катнашучы командаларның исемлеге формалашты. «Казан юлбарыслары» – бөтен программа төрләрендә катнаша торган вузларның бердәнбер вәкилләре, без моның белән горурланабыз. Мондый хокукны алу безнең команданың суперфиналда яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе белән бәйле. Кызганыч, югалтулар да булды, без ике алмаш ясадык. Аллага шөкер, команданың төп составын саклап кала алдык», – дип билгеләде Яшьләр сәясәте департаментының физкультура-масса һәм спорт эшен оештыру бүлеге башлыгы Алексей Леванов.

Билгеләп узыйк, хәзерге спартакиада катнашучылары арасында былтыр призлы урыннар алучылар да бар. Сүз уңаеннан, 2020 елда өстәл теннисы һәм бадминтон буенча КФУ команда беренчелегендә икенче урын алды.

Команда составына Яр Чаллы институты вәкилләре дә кергән. Алар үзләрендә күнекмәләр уздыра. Теннисчылар Казанның спорт клубларында шөгыльләнә, җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр үзәк стадионның җиңел атлетика манежында күнекмәләр уздыра.

«Спартакиада катнашучылары арасында Казан университетының беренче курс студентлары да бар. 1нче курста укучы берничә спортчыны без уку елы башыннан әзерләдек, алдан ук кандидатлар исемлегенә керттек. Шушы яшь лидерларга зур өметләр багълыйбыз, аларның лаеклы нәтиҗәләр күрсәтәчәгенә ышанабыз», – дип билгеләде бүлек башлыгы.

Спартакиадада егет-кызлар өч яшь категориядә катнаша, КФУ студентлары өченче яшь төркеменә керә, алар – 2000-2003нче елда туган спортчылар.

Быел делегацияне Яр Чаллы институты спорт комплексы директоры Василий Петров, Фундаменталь биология һәм медицина институты студенты, КФУның өстәл теннисы буенча җыелмасы капитан Рафаэль Тимергалиев җитәкләячәк.

«Казан федераль университеты исеме яңгырап торуы һәрчак рәхәт. Егет-кызлар Белоруссиядәге хезмәттәшләре белән танышачак. Һәр спортчыга үз нәтиҗәләрен күрсәтү һәм аларны яхшырту мөһим», – дип әйтте А.Леванов.

Авторы: Алинә Минневәлиева, Яшьләр сәясәте департаменты, фото: «Казан юлбарыслары» ССК матбугат хезмәте