КФУ командасы – гомуми зачетта алтын медаль иясе.
Казан федераль университеты студентлары Татарстан Республикасының эшләүче һәм укучы яшьләре арасында “Профсоюз яшьләр чаңгы ярышы – 2025” ярышларында җиңүчеләр булдылар. Спортчыларның “Казан юлбарслары” җыелма командасы вуз копилкасы өчен шәхси зачетта берьюлы 4 алтын медаль һәм беренче урынны яулап алды.
Ярышлар Яшел Үзәндә “Маяк” спорт комплексы базасында узды. Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе тарафыннан оештырылган чара ел саен бик күп санда актив ял яратучыларны, шул исәптән мәгариф хезмәтҗкәрләрен һәм студентларны җәлеп итә.
Бу юлы чаңгы трассаларына 13 команда чыкты. Кызлар 3 чакрым дистанциядә, егетләр биш чакрым ераклыкта ярыштылар.
КФУ студентлары һәрберсендә берәр спортчы итеп укучылар яшьләрнең 4 категориясендә (21 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар, 22 яшьтән 25 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар) катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча пьедесталның беренче юлында Казан университетының барлык 4 студенты да иде. Бу хакта КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Югары уку йортының Яшьләр сәясәте департаментының физкультура-массакүләм һәм спорт эшен оештыру бүлеге башлыгы Алексей Леванов хәбәр итте.
“Университет җыелмасы гадәттәгечә әлеге ярышларда катнаша, һәм һәрвакыт безнең студентлар аннан җиңү белән кайта. Студентлар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте», – диде ул.
22 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының 2 курс укучысы Кирилл Пушин финишка беренче килде, профсоюз чаңгы ярышында ул беренче тапкыр гына катнашмый, дип билгеләп үтте А.Леванов. Кызлар арасында 21 яшькә кадәр категориядә Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының 2 курс студенты Алия Филимонова җиңүче булды.
Иң яхшы нәтиҗәләр – Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтының (ИМиМ) беренче курс студенты Иван Несмелов (13 минут та 42 секунд) һәм Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 5 курс студенткасы Виктория Загибалованыкы (10 минут 8 секунд).
“Профессиональ спортка һәм конкрет чаңгы ярышларына мин 10 ел гомеремне багышладым. КФУга укырга кергәч, бу спорт төре белән күбрәк үзем өчен шөгыльләнәм. Без команда белән бик тырышып әзерләндек һәм бик яхшы нәтиҗә күрсәттек дип уйлыйм,” – дип уртаклашты кыз. – Трасса әллә ни катлаулы түгел иде, чаңгы “очты”, аякларны алмаштырып өлгерергә генә кирәк иде.”
Иван чаңгы спортында шактый күптән, өстәвенә, профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. Яшьләр ярышларына әзерлек стартка берничә атна кала башланган. Тизйөрешле күнегүләр саны арттырылган, бу организмны ярыш өчен кирәкле хәлгә китерергә ярдәм итте, дип сөйләде ИМиМ студенты.
Җиңүчеләрнең барысы да бүләкләр – медальләр, кубоклар һәм дипломнар алды.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: «Казан юлбарслары» КФУ ССК матбугат хезмәте, Алексей Леванов