Ул альма-матерның музыкаль символы булачак.
Казан университетының ике телдәге корпоратив гимны пәйда булды, аның турындагы нигезләмә КФУның Гыйльми советы утырышында кабул ителгән иде.
КФУ гимны – булачак казанышларга ышаныч тудыра торган символ.
«Казан университеты гимнын булдыру идеясе күптәннән, 1990нчы елларда ук барлыкка килде. Илшат Рәфкать улы Гафуров ректор булып билгеләнгәч, корпоратив гимн булдыру максат итеп куелды. Идея алданрак туган булса да, инициатива нәкъ менә аныкы иде. Без, гимн текстын язуны сорап, Ренат Хариска мөрәҗәгать иттек, яшь, өметле, сәләтле композитор Эльмир Низамов көен язды», – дип сөйләде КФУ ректораты каршындагы киңәшче Рияз Минзарипов.
Шунысын да билгеләп узыйк, гимн татар телендә язылган. Рус теленә аны шагыйрь, тәрҗемәче Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемә иткән. Гимн татар һәм рус телләрендә башкарылачак.
Р.Минзарипов сүзләренчә, гимн сүзләре КФУның белемгә юл ача торган югары уку йорты булуын күрсәтә.
««Гаудеамус» студентлар гимны, студентларның социаль катлам буларак, ихтыяр, максатчанлык, фикер чагылышын күрсәтә. Ул дөньяның барлык студентлары тарафыннан танылган гимнына әверелде. Ә Казан университеты гимны нәкъ менә безнең университетны тасвирлый. Миңа аның сүзләре һәм музыкасы ошый. КФУ гимны кешеләрнең үз университетын тагын да кадерләве өчен кирәк. Без Казан университетыннан чыккан булуыбыз белән горурлана алабыз. Миңа калса, бу гимнны тыңлаганда, университетны тәмамлаган студентлар биредә укыган елларын искә алачак», – дип ассызыклады ректорат каршындагы киңәшче.
Гимн 2020 елда, карантин алдыннан, языла башлаган. Бу эш 3-4 ай дәвам иткән. 2020нче елның маена гимн инде әзер булган. Ләкин пандемия шартларында әлеге эшне тәмамлау мөмкинлеге булмаган, шуңа да процесс бераз озаккарак сузылган. Соңрак гимнны төрле хорлар тарафыннан башкару өчен берничә вариант тәкъдим ителгән. Гимнның ахыргы варианты Татарстан Республикасының Җыр һәм бию дәүләт ансамбле солистлары тарафыннан яздырылган.
«Музыка язу тәкъдиме белән миңа Рияз Гатауллович мөрәҗәгать итте. Аның белән очрашу барышында без гимнның нинди булырга тиешлеге турында фикер алыштык. Музыка язганда, мин университет, аның төп корпусы, ак колонналары белән илһамландым. Көй турында мин якынча бер ай уйлап йөрдем. Соңыннан без аны расладык, төзәтмәләр керттек», – дип сөйләде Эльмир Низамов.
Композиторның моңа кадәр дә гимннар, хөкүмәт җырлары язу тәҗрибәсе булган. Мисал өчен, «Татарстанга мәдхия» әсәре президент чараларында еш яңгырый.
«КФУ гимнын тыңлаганда, үз университетың өчен горурлык хисе уянырга тиеш. Гимн күп еллар дәвамында яңгырагач, кешеләрдә аңа карата тагын да көчлерәк хисләр барлыкка киләчәк. Берникадәр вакыт узганнан соң гимн ностальгия, үз альма-матерың турында җылы хатирәләр уятачак һәм үз университетың белән ассоциацияләнәчәк. Гимн Казан университетының музыкаль символы, тавышына әйләнсен!», – дип тәмамлады Э.Низамов.
Авторы: Алинә Минневәлиева, фото: Александр Кузнецов