Казан университетында язучы Сергей Аксаковка һәйкәл пәйда булачак

Бүген язучының тууына – 230 ел.

Казан федераль университеты ишегалдында XIX гасырның танылган язучысы Сергей Аксаковка һәйкәл кую планлаштырыла. 1 октябрьдә аның тууына – 230 ел. Һәйкәл Лев Толстой бюсты янында урнаштырылачак.

«Аленький цветочек» әкияте һәм башка танылган әсәрләр авторы, җәмәгать эшлеклесе, әдәби һәм театраль тәнкыйтьче, тәрҗемәче 1804 елның ноябрендә нигез салынган Император Казан университетының беренче студенты була. Аның исеме 1805 елның февралендә университетка кабул ителгән  студентлар исемлегендә иң беренче торган.

«Язучы һәм вузның беренче студенты Сергей Аксаковка һәйкәл будыру инициативасы – Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсенеке. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның республика иҗтимагый оешмалары белән очрашуында берләшмә рәисе Ирина Алексеевна Александровская игълан итте. Бюстны КФУ ишегалдында, Лев Толстой һәйкәле янында урнаштыру карары кабул ителгән. Аксаковка һәйкәл республика акчаларына төзеләчәк. КФУ территориясендә һәйкәл урнаштыру эскиз проекты безгә тапшырылгач, без аны урнаштыру өчен урын әзерләячәкбез. Бәлки, киләчәктә безнең университет студентлары булган башка бөек язучыларга да, мисал өчен Велимир Хлебниковка, биредә һәйкәлләр куелыр», – диде КФУ ректораты каршындагы киңәшче Рияз Минзарипов.

Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бронзадан ясалачак бюстның авторы – Россия сәнгать академиясе академигы һәм президиумы әгъзасы, сынчы Салават Щербаков.

«Татинвестгражданпроект»  ясый торган проектның архитекторы – Герман Бакулин. Россиянең атказанган архитекторы һәйкәлне урнаштыруның ике варианты әзер булуы турында сөйләде. Беренчесе – университетның төп корпусының көньяк фасадында, икенчесе – астрономия һәм космик геодезия кафедрасы бинасы янындагы скверда, Лев Толстой һәйкәле янында.

«Татарстан Мәдәният министрлыгы миңа һәйкәл өчен нигез булдыру һәм аның территориясен төзекләндерү белән бәйле эшләрне кушты. Мин һәйкәл куелачак урынның ике вариантын, шулай ук ике метрлы постамент ясадым. Бу объектны Толстой һәйкәле белән чагыштырып була. Проект алдыннан эшләнергә тиешле эшләрне мин инде башкардым, хәзер рәсми заказ килгәнен көтәм», – дип хәбәр итте Г.Бакулин.

Ул архитектор бурычы булып монументаль сәнгать әсәрен иң яхшы яктан күрсәтү тора, дип ассызыклады.

Император Казан университетында укыганда, Сергей Аксаков әдәбият белән аеруча кызыксынган, «Аркадские пастушки», «Журнал наших занятий» кулъязма журналларын чыгаруда катнашкан. Әлеге басмаларда аның беренче язмалары чыккан. 1806 елда ул студентларның сүз иҗаты түгәрәгенә йөргән. Аксаков университетның үзешчәннәр театрында спектакльләр куюда катнашкан, аның директоры булып та сайланган. Университеттагы уку вакытында булачак язучы сүз иҗатын һәм фәлсәфәне өйрәнүгә зур игътибар биргән, бу фәннәр буенча аның билгеләре «бик яхшы» булган. Карл Фукс йогынтысы белән күбәләкләр һәм башка бөҗәкләрне җыю белән шөгыльләнгән, үзенең коллекциясен Казан университетының табигать фәннәре кабинетына тапшырган. 1807нче елның 16нчы февралендә С.Аксаков, университетның тулы курсын үтмичә, «таныклыклы студент» буларак университеттан киткән.

Авторы: Лариса Бусиль, фото: Иван Крамский тарафыннан ясалган Сергей Аксаков портреты