Казан университетында Россия Фәннәр академиясе академиклары Сәгъдиевлар исемендәге стипендияне тапшырдылар

Иң яхшы студентлар аны Дмитрий Сәгъдиев кулыннан алды.

Казан федераль университетының Физика институтында Россия Фәннәр академиясе академиклары Роальд һәм Ренад Сәгъдиевларның стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.

Абыйлы-энеле Сәгъдиевлар стипендияне 2012нче елдан бирле  физика һәм химик физика өлкәсендә үзләрен фәнни эшчәнлектә таныткан сәләтле студент һәм магистрантларга үз акчаларыннан түли. Россия Фәннәр академиясе Себер бүлеге Халыкара томография үзәге директоры урынбасары Ренад Зиннуровичның улы Дмитрий Сәгъдиев тантанага беренче тапкыр килде.

«Бу премияләрне Казанда, магнит резонансы ватанында, тапшыру шатландыра. Мин очраклы рәвештә командировкага килдем һәм институт җитәкчелегенең үтенечен бик теләп үтәдем», – диде ул.

Бу юлы стипендиягә Физика институтының 4нче курс студенты Мария Доронина (фәнни җитәкчесе – исәпләү физикасы һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы доценты Булат Галимҗанов) һәм А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының 5нче курс студенты Андрей Соколов (фәнни җитәкчесе – Химия институтының физик химия кафедрасы өлкән укытучысы Михаил Ягафәров).

Мария компьютер модельләштерүе белән шөгыльләнә, шул исәптән тигез булмаган молекуляр динамика белән дә.

«Мин эретмә составын күчеш деформациясе һәм югары басымнар  ысулы барышында тикшердем. Нәтиҗәләр бик кызыклы булды. Мисал өчен, система кристаллизациясен башлап җибәрә торган басым ачыкланды. Ул – якынча 400 ГПа. Моннан тыш, составы буенча аерыла торган ике фракция барлыкка килү һәм фаза  катламы барлыгы ачыкланды», – дип сөйләде кыз.

Студентның фәнни эшчәнлеге ул тикшерә торган эретмәнең нинди йөкләнешләрне чыдата алуын ачыклауга юнәлтелгән.

«Бу эретмә бик нык һәм шул ук вакытта коррозия сыйфатларына ия. Бу аны автомобиль детальләре, космик аппаратлары, төп конструкцияләрне җитештерүдә кулланырга мөмкинлек бирә. Минем хезмәтемне бәяләүләренә бик шатмын. Бу миңа ышаныч һәм алга таба үсәргә этәргеч бирә», – ди М. Доронина.

М. Доронина өчен бу – беренче бүләк, А. Соколов инде Россия Президенты грантын алган булган һәм Россия фәнни фонды президент программасы башкаручысы булып тора. Аның өчен бу стипендияне алу – зур горурлык, чөнки бу – аның фәнни эшенең кыйммәтен күрү.

Фото: Лариса Бусиль, фото: Алсу Сәхбиева