Казан университетында cтудентлар өчен #ГодвКФУ конкурсы уза

Конкурсны UNIVER TV студентлар телеканалы оештыра.

Студент чоры – матур вакыйгалар һәм хис-кичерешләр белән тулган онытылмаслык вакыт. UNIVER TV Университет телеканалы бу мизгелләрдән медиаконтент ясарга һәм призлар отарга тәкъдим итә.

#ГодвКФУ конкурсы яшьләр активлыгын арттыруга, талантлы һәм креатив кешеләрне эзләүгә юнәлтелгән.

“Минемчә, күпләргә аларның елы ничек узганын сөйләү, йомгак ясау кызык булыр. Кайберәүләр җәй көне диплом тапшыралар, һәм, нигездә, аларның студент тормышы шуның белән тәмамлана. Һәм монда безнең конкурс бик урынлы. Студентлар үз тарихларын креатив рәвештә сөйли ала. Бездә талантлы яшьләр бик күп, без аларга иҗат өчен мәйданчык бирергә телибез “, – дип сөйләде UNIVER TV телеканалының SMM-белгече Ариадна Кугушева.

Конкурста катнашу өчен студентлар 2021-2022 уку елында үзләренең казанышлары турында вертикаль видео төшерергә (60 секундка кадәр) бу клипны #Годвкфу хэштегы белән чыгарырга һәм UNIVER TVның “ВКонтакте”дагы төркеменә язылырга тиеш.

Оештыручылар иҗатка тулы ирек бирә – формат буенча чикләүләр юк: бу сөйләшү видеосы, нарезка, тавышлы клип яки скетч булырга мөмкин. Иң мөһиме –  студентка узып баручы елда максималь рәвештә үз тарихын  сөйләү.

Конкурста җиңүче һәм призерлар блогер инструментларын алачак. Беренче урын өчен приз – боҗра лампасы, ә икенче һәм өченче урын өчен – штатив һәм повербанк.

Иң яхшы ролик лайклар саны буенча билгеләнә. Нәтиҗәләр 13 майда 16.00 сәгатьтә UNIVER TVның  “ВКонтакте” төркеменең туры эфирында ясалачак.

Автор: Анна Чеченкова, фото: Александр Кузнецов