Казан университетында «Белем территориясе» фестивале узды

Анда КФУның меңнән артык студенты, укучысы катнашты.

Казан федераль университетында «Белем территориясе» фән фестивале узды. «УНИКС» залында узган чарада меңнән артык студент һәм укучы катнашты.

Программада Россия фәне көненә багышланган тантаналы чара, социогуманитар, табигать фәннәре һәм инженер-техник профильләре буенча интерактивлар, белем бирү лекцияләре узды, аларның берсен Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мустафина укыды.

«Бүген без Фән көнен уздырабыз. Университетта безнең өчен һәр көн – Фән көне. Биредә бик яхшы галимнәр эшли. Чөнки фән, белем бирү кебек үк, – ул социаль институт. Бу институтка керүне яшь галимнәр тәэмин итәргә тиеш, алар студентларга, укучыларга мотивация бирә, аңлата, кызыксындыра. Мин зур кызыксыну белән интерактив мәйданчыкларда булдым. Хәзер фән белән кызыксына торган кешеләргә алмаш үсүе шатландыра», – диде КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Тимерхан Алишев.

Интерактив чаралар «УНИКС»та фәнни ярышлар, уен-тренинглар, квизлар, гамәли остаханәләр, лаборатория, практикумнар форматында узды.

Бишенче катта «Химик карусель» практикумы оештырылган иде. Анда химиклар белән беррәттән Фундаменталь медицина һәм биология институты катнашты. Булачак фармацевтлар шалфей үләненең микроскоп астында ничек күренүен карады һәм даруларның ничек ясалганын сөйләде.

Беренче катта психология-педагогика остаханәсе урнашкан иде. «Филология кирәк, филология мөһим» дигән уеннар сериясен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты вәкилләре уздырды. Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең беренче курс студенты Диана Карпова бөтен интерактивларда катнашты.

«Мин мондый чарада беренче тапкыр. Миңа бик кызык иде. Грамматиканы искә төшердем. Моннан тыш филология уеннары файдалы, чөнки мин – булачак журналист һәм рус телен яхшы белергә тиешмен», – дип сөйләде Диана.

Фестиваль дәвамында һавага квадракоптер күтәрелде, аны Физика институты студенты Беркант Назаров ясаган, ул алар турында мультикоптерларга багышланган практикумда сөйләде. Укучы инде күп санлы квадракоптерлар җыйган.

Бу вакытта интерактивлар узды, студентларның фәнни түгәрәкләр мәйданчыкларында КФУ галимнәре лекцияләре үтте. Алар косметикада «яшел химия», депрессия, алмаз һәм бриллиант тарихы, психологның файдасы, Җир климатының үзгәреше, комикслар, заманча медиаларның трендлары, нанотехнологияләргә багышланган иде.

Коворкингта фәнни ярышлар узды. Чыгыш ясаучылар 10 минут дәвамында үзләренең фәнни тикшеренүләре турында сөйләргә тиеш иде. Әлеге чарада алты кеше катнашты.

Фестивальдә «Бәхет технологияләре» документаль фильмы күрсәтелде.

Авторы: Лариса Бусиль, фото: Юлия Акмурзина