Казан университетында «823 нче километр» фильмы күрсәтелде

Фильм карар алдыннан тамашачылар белән продюсер Миләүшә Айтуганова очрашты.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелгән «823 нче километр» фильмын күрсәтү узды.

Фильмны 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көненә багышлап күрсәттеләр һәм ул язучының 115 еллыгына багышланды.

«Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында иҗат ителгән фильмның нигезен Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?», «Бер генә сәгатькә», «Матурлык» дигән өч иң популяр новелласы тәшкил итә. Бу хикәяләрнең сюжеты үзара бәйле түгел, ләкин аларны Мәскәүдән 823 нче чакрым ераклыктагы станция берләштерә.

«823 нче километр» киносында (режиссерлар – Әмир Галиәскәров һәм Ирек Хафизов, продюсер – Миләүшә Айтуганова) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артистлары төште. Фильмга сценарийны кинотәнкыйтьче, GN Interpartners компанияләр төркеменең башкарма директоры Валерия Байкеева язган, ә татар теленә аны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина тәрҗемә иткән.

Кино күрсәтү алдыннан ясаган чыгышында Миләүшә Айтуганова фильмны иҗат итүчеләр алдына куйган төп бурыч – Әмирхан Еники иҗатының күпкырлы булуын күрсәтү, дип билгеләп үтте. Продюсер әйтүенчә, фильмны кино сәнгать чаралары ярдәмендә җанландыра алган «татар халкы тормышыннан күренешләр» дияргә мөмкин.

“Без фильмны туган тел, әдәбият дәресләрен алып баручы педагоглар өчен яхшы күрсәтмә пособие булырга мөмкин дип уйлыйбыз. Ә.Еники – ХХ гасырның иң күренекле язучыларының берсе, һәм аның мирасы бүген күп галимнәр тарафыннан өйрәнелә”, – диде ул журналистларга биргән интервьюсында.

29 февральдә татар телендә төшерелгән һәм рус теленә тәрҗемә ителгән фильм прокатка чыга. Аны Россиянең 128 кинотеатрында күрсәтү планлаштырыла. Татарстан кинотеатрларында аны ике телдә күрсәтәчәкләр.

“Татар әдәбияты классикасы белән мондый танышу халкыбызны, безнең ментальлекне, гореф-гадәтләребезне тирәнрәк аңларга ярдәм итәр дип өметләнәбез”, – диде продюсер.

Ул Ә.Еникинең әсәрләре мәктәп программасына кертелгән язучы гына түгел, журналист, публицист та булуын әйтте.

“Мин бу фильмны төшергән команда уникаль әсәрләр атмосферасын тапшыра алды дип саныйм. Кинокартинаны караган һәркем күңелендә саклаган ниндидер яшерен әйбер белән очраша», – диде М.Айтуганова.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда «Татаркино» киностудиясендә төшерелгән фильм «Тоджи Сомон» Беренче Дүшәнбе халыкара кинофестивале дипломына ия булды, ә XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Тамашачылар мәхәббәте призларын» яулады.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, автор фотолары