Казан университеты яңадан ЛХР укучыларын кабул итә

Балалар КФУ Алабуга институтының “Университет” мәктәбендә белем алачак.

Казан федераль университетының Алабуга институтына Лисичанскидан 46, ә Рубежный шәһәреннән биш бала килде. Укучылар “Университетская” мәктәбендә белем алачак һәм институтның студентлар тулай торагында яшәячәк.

Казан тимер юл вокзалында  Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләреннән килгән мәктәп укучылары һәм педагоглар белән поездны ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова, Алабуга районы башкарма комитетының яшьләр сәясәтен үстерү секторы мөдире Игорь Смирнов каршы алды.

Мәктәп укучыларының республикада булу программасы турында журналистлар белән очрашу барышында яшьләр эшләре буенча министр урынбасары А.Сабирова сөйләде. Аның әйтүенчә, балалар Татарстан тарихы, аерым алганда, Алабуга шәһәре тарихы белән танышачак.

“БДИга әзерлек булачак. Минемчә, балаларның барысы да килеп чыгачак, ә без аларга көнкүреш, яшәү, белем бирү процессларында, буш вакытны оештыруда ярдәм итәчәкбез”, – диде Айгөл Азатовна.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Алабугага Татарстан Республикасы Хөкүмәте чакыруы буенча Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәреннән 50 чыгарылыш сыйныф укучысы килде. Алар КФУ Алабуга институтының «Университетская» мәктәбендә укуларын дәвам иттеләр.

“Укучылар моннан алдагы чыгарылыш укучылары һәм студентлар белән элемтәдә. Без әти-әниләр, Луганск Халык Республикасы администрациясе белән дә даими хезмәттәшлектә. Балаларның өметләре зур һәм без аны аклый алырбыз дип уйлыйбыз”, – дип йомгаклады Айгөл Сабирова.

Казан федераль университетының Алабуга институты Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләреннән 51 кешене кабул итә.

«Алар биредә, Алабугада, “Университетская” мәктәбе базасында яшәячәк, укыячак, иҗат, спорт белән шөгыльләнәчәк. КФУда тәҗрибә зур, нәкъ бер ел элек, без шундый ук төркемне кабул иткән идек инде. Балалар уңышлы социальләште, мәктәпне тәмамлады, студентлар булды, аларның күпчелеге Казан федераль университетын сайлады. Белем алу өчен 23 чыгарылыш сыйныф укучысының Алабуга институтын сайлавына бик шатмын. Студент булучылары бүген үз якташларына волонтерлар буларак ярдәм итәчәк. Бу да бик әһәмиятле, – диде КФУ Алабуга институты директоры Елена Мерзон. – Укучылар сайлауның җитдилеген аңлыйлар, бирегә әти-әниләрсез киләләр, бу аларның җаваплылыгын дәлилли. Безгә, укытучыларга, аларга ярдәм итәргә генә кала”.

Укучыларны озата килүче укытучы Ирина Дрожина үз теләкләрен җиткерде. Ул балаларның уңышларга ирешүләренә, шулай ук укучыларның барысы да яхшы булачагына ышануын әйтте.

«Безгә укырга, үзебезне тулысынча гамәлгә ашырырга мөмкинлек биргәннәре өчен Татарстан Республикасына рәхмәт. Бу безгә тәкъдим ителгән менә дигән мөмкинлек, – диде Лисичанскидан Данил Коренев. Ул республикага үзенең сыйныфташлары белән килгән. – Мин инде “Университет сменалары” проектында катнаштым, безне КФУның Алабуга институты белән таныштырдылар. Казан федераль университеты – Россиянең иң яхшы югары уку йортларының берсе икәнен беләм, шунда укырга керергә тырышырмын. Минемчә, бу белем алу өчен бик яхшы урын!”

Сүз уңаеннан, узган ел ике сыйныф формалашкан. Барлык балалар Россия Федерациясе гражданнары паспортларын алды, уку тәмамланганнан соң аларга урта гомуми белем турында аттестатлар тапшырылды. Инде әйткәнебезчә, 23 укучы КФУның Алабуга институтына төрле юнәлешләр буенча укырга кергән, сигез кеше КФУның Яр Чаллы институтын сайлаган. 4 чыгарылыш сыйныф укучысы Алабуга муниципаль районыннан максатчан уку буенча Казан медицина югары уку йортларына, шул исәптән КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтына  кергән. 11 кеше өйләренә – Луганск Халык Республикасына кайтып киткән.

Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, автор фотосы