Рейтинг 219 югары уку йортының август аендагы медиа активлыгын исәпкә ала.
Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы 2021 елның август аенда югары уку йортларының медиаактивлык рейтингын тәкъдим иткән. Аңа министрлык карамагында булган 219 вуз кергән. Казан федераль университеты рейтингның беренче өчлегенә эләккән.
«Безнең өчен рейтинг – беренче чиратта Россия фәне һәм мәгарифен популярлаштыруга юнәлтелгән университетларның эш күрсәткече билгесе. Теге яки бу вузның рейтингтагы урыны безнең өчен мөһим түгел. Без индексның динамикасын, вузларның бөтен кешегә кулай булган коммуникация каналларын ничек куллануын карыйбыз», – дип билгели Россия Фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Елена Дружинина.
Медиаактивлык рейтингы беренче тапкыр «Россия креатив атнасы» халыкара фестивалендә тәкъдим ителгән иде. Презентация барышында Е.Дружинина йомгаклау рейтингы Россия фән һәм мәгарифен популярлаштыру буенча университетларның гомуми нәтиҗәсен күрсәтүен билгеләде.
Контент сыйфатын бәяләү өчен метрикаларда санап яки карап булырлык күрсәткечләр (аларның гомуми саны – 57) сайлап алынган. Йомгаклау рейтингы өч күрсәткечтән тора: вузның ММЧ, социаль челтәрләр һәм рәсми сайт белән эшләү нәтиҗәлелеге. Шунысы да бар: әлеге күрсәткечләрнең һәрберсе аерым әһәмияткә ия һәм аерым санап чыгарыла.
КФУ ММЧлар белән эшләү буенча вузлар рейтингында тугызынчы позицияне били (42,539 индексы белән), сайтны үстерү рейтингында – алтынчы урында (52,714 индексы белән), социаль челтәрләр белән эшләү буенча – икенче позицияне (39,929 индексы белән). Шулай итеп, КФУ медиаактивлыкның гомуми рейтингында өченче позицияне били (43, 530 күрсәткече).
Вузның ММЧлар белән эш нәтиҗәлелеге күрсәткече вуз, аның хезмәткәрләре турындагы төбәк, федераль һәм интернет-басмаларда чыккан язмаларны, аның аудиториясен, телеканалларда чыккан сюжетлар, шулай ук Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы ресурларында вуз яки аның проектлары турындагы эксклюзив яңалыклар санын үз эченә ала.
Вузның социаль челтәрләрдәге эш нәтиҗәлелеге университетның сигез социаль челтәрдәге («ВКонтакте», Instagram, Telegram, Facebook, YouTube, TikTok, «Одноклассники», Twitter) аккаунтларын һәм аларның эшчәнлеген, шулай ук социаль челтәрләр аша вуз сайтына китергән трафикны күрсәтә. Социаль челтәрләрнең «социаль индексы» төрле. «ВКонтакте», Instagram һәм Telegram социаль челтәрләре аеруча зур әһәмияткә ия.
Вузның сайт белән эшләү нәтиҗәлелеге сайт аудиториясе, анда кулланучылар сарыф иткән вакытны, бер ай дәвамындагы кулланучылар саны кебек факторларны исәпкә ала.
Автор: Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Максим Зарецкий