Эшләр Губкин һәм Гадел Кутуй урамнарындагы тулай торакларда алып барыла.
Казан федераль университетында тулай торакларны яңа уку елына әзерләү эшләре дәвам итә, аларның кайберләрендә ремонт эшләре бара. Бу турыда тулырак итеп КФУның Студентлар шәһәрчеге директоры Радик Николаев сөйләде.
Бүген ремонт эшләре 10 нчы (Губкин ур., 11) һәм 6 нчы тулай торакта (Гадел Кутуй ур., 2) бара.
“363 студент яшәгән 10 нчы тулай торакта гомуми кулланыштагы урыннарга: кухня, бәдрәф һәм коридорларга капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Шулай итеп, бүлмәара ишекләр, идән алыштырылачак һәм башка эшләр башкарылачак», – дип сөйләде Радик Николаев.
Бинаның бер өлеше тулысынча үзгәрешләргә әзер. Якын арада анда эшчеләр диварга һәм идәнгә плитә сала башлаячаклар.
6 нчы тулай торакта да ремонт эшләре дәвам итә. Биредә төзүчеләр кайнар һәм салкын су торбаларын, юыну бүлмәләрендә сантехник җиһазларны алыштыралар, гомум файдалану урыннарын яңарталар.
«Өч блок ремонтланды инде, берсе калды. Тулай торакларда барлык эшләрне яңа уку елы башлануга тәмамларга планлаштырабыз», – диде Казан университеты студентлары шәһәрчеге директоры.
10 нчы тулай торакта яшәүче Төрекмәнстаннан килгән Психология һәм белем бирү институты студенты Гөлялек Багшыева да эшләр тәмамланганны түземсезлек белән көтә.
“Мин тиздән барысы да күпкә яхшырак булачагын беләм, шуңа күрә ремонт безгә берничек тә комачауламый, өстәвенә, хәзер каникуллар, җәй. Уку вакытында без монда бөтенләй башка шартларда яшәячәкбез “, – диде КФУның медиакоммуникацияләр үзәге хәбәрчесе белән әңгәмәдә кыз.
Искәртеп узабыз, Казан федераль университеты студентларның яшәү шартларын планлы рәвештә яхшырта. Аңа кадәр көнкүреш шартларын яхшыртуны Гадел Кутуй урамы 2б адресы буенча урнашкан 3 нче, шулай ук 5 нче тулай торакларда (Гвардия урамы, 32) яшәүчеләр бәяләде.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов