Фестивальдә җәйге эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
«УНИКС» мәдәни-спорт комплексында «Целинаны ябу» традицион фестивале узды. Җәйге хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Фестиваль катнашучылары үзләренең иҗади номерларын тәкъдим итте, бу сезонның иң яхшы отрядлары, катнашучылары исемнәрен игълан иттеләр.
«Россия студентлар отрядлары» гомумроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлеге комиссары Алия Адиева катнашучыларны сәламләде.
«Казан федераль университеты отрядларына сәлам! Берничә ай элек мин хезмәт семестры алдыннан теләкләремне җиткергән идем. Котлыйм сезне, сезнең зур тәҗрибә һәм күп хис-кичерешләр белән кайтуыгызга ышанам», – диде ул.
Фестиваль дәвамында «Сапфир», «Максимум», «Фрактал», «Орфей», «Сириус», «Калейдоскоп», «Магеллан», «Тайгер», «Спарта» отрядлары үзләренең иҗади номерларын тәкъдим итте.
Аннан соң КФУ Яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова чыгыш ясады.
«Мин иң максатчан, актив, креатив, әлбәттә, хезмәт сөючән студентларны сәламләргә шатмын! Студентлар отрядлары – гадәти булмаган оешма. Нәкъ менә биредә, командада, чын дусларга әвереләләр. Монда килгәндә, элек студотрядларда нәрсә булганлыгын искә төшердем. Кайсы чара иң яхшы, дип уйладым, әлбәттә, ул – целинаны ябу. Алда сезне бик күп чаралар көтә. Мин сезнең арада көндәшлек хисе булмавына шатмын, сез дустанә атмосфера булдыргансыз. Бу елыгыз да уңышлы булсын. Студентлар отрядлары – ул мәңгелеккә», – дип әйтте Ю.Виноградова.
Иң җаваплы һәм күңелгә тия торган мизгел беренче тапкыр целинада катнашучыларны тәбрикләү иде.
Ел саен уздырыла торган конкурста КФУ Студентлар отряды штабының иң яхшы методистын, иң яхшы комиссарын һәм иң яхшы командирын атадылар. Шулай итеп, КФУ Студентлар отряды штабының иң яхшы методисты булып «Тайгер» студентлар педагогика отрядының методисты Анна Баранчикова табылды, КФУ Студентлар отряды штабының иң яхшы комиссары исеменә «Магеллан» студентлар проводниклар отряды комиссары Анастасия Блинова лаек булды, КФУ Студентлар отряды штабының иң яхшы командиры исемен «Сапфир» студентлар педагогик отряды командиры Аделина Арсланова алды.
«Үз артыңнан тулы бер отрядны ияртү җиңел эш түгел. Синең хезмәтеңне бәяләүләрен күрү рәхәт. Мин барлык эшләгән эшләр тикмәгә түгеллегенә кабаттан төшенәм. Быел безнең студотряд 32 кешелек состав белән барды. Без алга таба да үз эшебезне, студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәтен үстерәчәкбез, үзебезгә яңа катнашучыларны җәлеп итәчәкбез», – дип сөйләде КФУ Медиакоммуникацияләр үзәгенә Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 3нче курс студенты А.Арсланова.
Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 3нче курс студенты А.Блинова сүзләренчә, комиссар булу ай-һай җиңелләрдән түгел, чөнки һәрвакыт позитив дулкында булырга, күңел ачу чаралары һәм ялны һәркемгә дә уңайлы булырлык итеп оештырырга кирәк.
«Моны эш вакытында башкару аеруча катлаулы. Минем отрядтагы егет-кызлар һәм «Магеллан» отряды командиры ярдәме белән барысы да булып чыкты. Студотрядтагы егет-кызларның көлүен, шатлануларын, дуслашуларын күрү – иң рәхәте. Шул вакытта тырышлыкның юкка китмәвен аңлыйсың. КФУ Студентлар отрядлары штабына минем эшемне югары бәяләгәннәре өчен аерым рәхмәтләремне җиткерәм», – дип сөйләде комиссар.
КФУның иң яхшы отряды исеменә «Калейдоскоп» студентлар педагогик отряды лаек булды.
«2019 елда әле командир постына билгеләнгән вакытта безнең шушы исемне алу максаты куелды. Моңа бик озак бардык без. Шундый көчле команданы булдыру өчен күп һәм бик үҗәтләнеп эшләдек. Әлбәттә, безнең отряд исемен ишетүгә бик шатландык. Җиңү – безнең катнашучыларның гомуми тырышлыгы», – ди отряд командиры, А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының 4нче курс студенты Гүзәл Габдрәфыйкова.
КФУ, КИТТУ-КАИ, КДАТУ, КДЭУ студент отрядлары кандидатлары һәм катнашучылары да бәйрәм кунаклары булды.
«Чара нәкъ без теләгәнчә узды! Егетләр-кызлар әлеге чарага әзерләнде, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Безнең штаб залда башка вузда укучы дусларын һәм КФУның Яр Чаллы институтыннан булган ерак туганнарыбызны күрергә шат иде. Мин шушы отряд гаиләсенең бер өлеше булуыма бик шатмын», – диде «Сириус» студентлар педагогика отряды комиссары Хафизә Закирова.
Чара тәмамланганда, бөтен студентлар отрядлары да бергәләшеп җыр башкарды.
Авторы: КФУ Студентлар отрядлары штабы медиаүзәге, Руфинә Гыймалетдинова, фото: Юлия Акморза