Инзилә Шакирова “Росмолодежь” грантын отты.
«Росмолодежь.Гранты» конкурсына йомгак ясалды, ул Мәскәүдә «Твой Ход – 2022» форумы кысаларында узды. Җиңүчеләр арасында КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студенты Инзилә Шакирова да бар.
2021 елда Инзилә “Твой Ход” проекты җиңүчесе булды һәм 1 миллион сум күләмендә приз отты. Анда ул яшүсмерләр өчен «Тепло MEDIA» медиа проектын тәкъдим итте, аны гамәлгә ашыруга соңрак 85 мең сум микрогрант отты.
Быел студент кыз «Твой Ход» конкурсының эксперты һәм амбассадоры булды: чараларда катнашты, Түбән Новгородта үткән округ этабында яшьләрнең проектларын бәяләде һәм конкурс финалында Мәскәүдә булды.
Шулай ук Бөтенроссия студентлар форумы кысаларында «Росмолодежь.Гранты» проектларының грант конкурсы узды. Грант алуга барлыгы 270 гариза бирелгән, шуларның 24е җиңүче булган. Алар арасында Инзилә Шакирова да бар. 340 мең сум зурлыгындагы грантны ул интернет-портал һәм яшүсмерләр өчен “Тепло media” белем бирү платформасын эшләтеп җибәрүгә юнәлдерәчәк.
Проект үсеп килүче буынны журналистика нигезләренә өйрәтүгә юнәлтелгән.
“Мин ТР Яшьләр министрлыгының “Минмол Тинс” медиаүзәге белән җитәкчелек итәм. Журналистика кызык булган яшүсмерләрне очратам. Минем алар өчен мастер-класслар үткәрү һәм текстларны дөрес язарга, интервью алырга һәм бу өлкәдә үсәргә өйрәтү идеясе туды “, – дип сөйләде Инзилә.
Аның әйтүенчә, ул үз проектын техник җиһазлау белән шөгыльләнергә планлаштыра – отылган акчалар сайт булдыруга китәчәк. Инзилә инде экспертларны, булачак авторларны һәм журналистларны җәлеп итә башлады.
Шулай ук киләсе елда КФУ студенты “Минмол Тинс” медиаүзәгендәге яшүсмерләр өчен белем бирү интенсивы уздырачак, анда яшь талантларга үзләренең иҗади потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
Автор: Анна Зинченко, фото И.Шакированың шәхси архивыннан