Казан университеты – “Щелкунчик” премиясе Гран-при иясе

UVillDance бию коллективы “Эстрада биюе” номинациясендә иң яхшысы дип танылды.

Мәскәүдә хореография сәнгате өлкәсендә “Щелкунчик” илкүләм телевизион премиясе тәмамланды. Казан федераль университетының UVillDance бию коллективы җиңүчеләр арасында.

Быел өч көнлек телевизион бәйгедә Россиянең һәм Беларусиянең 300 алдынгы бию коллективыннан биш меңнән артык биюче катнашты. Халык, эстрада, классик, заманча, бал һәм урам биюләре осталары зур сәхнәдә үзләренең осталыкларын күрсәтте.

Конкурста Татарстанны КФУ студентлары командасы тәкъдим итте. UVillDance Кремльнең Гостиный дворында гала-концертта Open every door номерын күрсәтте.

Конкурсантларны Россиянең танылган иҗат әһелләре бәяләде. Владимир Моисеев, Вера Борисенкова, Михаил Павлов, Сергей Мельников, Алексей Калачев, Ксения Рудак жюри әгъзалары иде. Концертны Александр Олешко һәм Юлия Михалкова алып барды, ә йолдызлы кунаклар арасында RASA, Митя Фомин, Родион Газманов, Алексей Петрухин бара иде.

Ярышлар йомгаклары буенча Казан университетының студентлар коллективы «Эстрада биюе» номинациясендә Гран-при иясе дип танылды.

“Номер студентлар язы өчен әзерләнгән иде, һәм без аның мондый уңышка ирешүенә хәтта ышана да алмадык. Безнең  хореографик куелыш тормышта бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга һәм теләсә нинди ишекләрне ачарга кирәклеге турында, – дип сөйләде коллектив җитәкчесе, Психология һәм мәгариф институтының социаль-тәрбия эшләре бүлеге белгече Анастасия Краснова.

UVillDance 2014 елда оештырылган. Студентлар эстрада хореографиясендә махсуслаша. Бүген дәресләргә 50дән артык кеше йөри. Аларның күпчелек өлеше – КФУның Психология һәм мәгариф институты студентлары.

Хореография сәнгате өлкәсендә “Щелкунчик” илкүләм телевизион премиясе ел саен бию буенча UNESCO Халыкара советы, UNESCO Халыкара хореография академиясе һәм ОТР телеканалы тарафыннан уздырыла.

Автор: Анна Зинченко, фото: UVillDance коллективы архивы