Казан университеты мөгаллимнәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Тантана профессиональ бәйрәм – Укытучылар көне уңаеннан уздырылды.

Казан федераль университеты мөгаллимнәренә һәм КФУ лицее укытучысына Халыкара укытучы көненә багышланган тантаналы чарада бүләкләр тапшырылды. Иң яхшы мөгаллимнәрне хөрмәтләү тантанасы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә үткәрелде.

КФУның Махсуслашкан уку-укыту-фәнни үзәге – IT-лицейның югары квалификацион категорияле информатика укытучысы Елена Митясова  узган уку елында БДИны 100 баллга тапшырган биш укучы әзерләгән, шулай ук быел «Мәгариф» өстенлекле милли проекты буенча «Иң яхшы укытучыларга ярдәм итү» бөтенроссия грантын откан. Тантаналы чарада ул Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Е.Митясованың казанышлар исемлегендә бу беренче генә грамота түгел.

«Мин инде биш-алты ел дәвамында әлеге чарада катнашам. Хезмәтнең республика, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы дәрәҗәсендә бәяләнүен тою рәхәт. Бу – минем өчен һәрчак шатлыклы мизгел», – ди укытучы.

Шунысын да билгеләп узыйк: Россиянең иң яхшы укытучыларына ярдәм күрсәтә торган грант буенча һәр төбәккә билгеле бер күләмдә квота билгеләнелә. Быел Татарстанга 25 грант бүлеп бирелгән, һәрберсенең күләме – 200 мең сум. Грант конкурсында катнашучылар алты критерий (укучыларның олимпиадада катнашуы, БДИ нәтиҗәләре, дәрестән тыш балалар белән эш һ.б.) буенча соңгы өч елдагы портфолиоларын тәкъдим итәргә тиеш булган.

Узган уку елында Е.Митясованың укучылары – Павел Алмазов, Камил Сәлахов, Әмир Гарифуллин, Руслан Мясников, Марат Фәттахов информатика буенча БДИдан 100әр балл туплаган.

«Системалы эш үз нәтиҗәсен бирә. Мин укучыларны БДИга биш-җиде ел дәвамында әзерлим. Ел саен үзем булдырган системамны яхшыртам, аны яңалыклар белән баетам. Шушындый эш дәвамында, хаталар һәм күнекмәләр аша, укучыларны имтиханга әзерләү авыр түгел», – дип сөйләде укытучы.

Тантана барышында мәгариф тармагында уңышка ирешкән хезмәткәрләргә Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Татарстанда тарих һәм җәмгыять белеме буенча ТДИ һәм БДИ предмет комиссияләре рәисе, Халыкара мөнәсәбәтләр институты тарих һәм җәмгыять белемен укыту кафедрасы доценты Альбина Фәйзуллина Татарстанның атказанган югары мәктәп хезмәткәре исемен алды. Аңа бу бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Соңгы 12 елда мин Татарстанда тарих һәм җәмгыять белеме буенча ТДИ һәм БДИ төбәк предмет комиссияләренең рәисе булып торам. Шушы эшчәнлек дәвамында мин республика укытучылары белән зур эш алып бардым. Бүген Татарстан укучыларының имтиханнарны яхшы дәрәҗәдә тапшыруы – безнең комиссия һәм республика укытучылары тырышлыгы. Безнең мөгаллимнәр үзләрен жәлләмичә эшли һәм бездән алган бөтен мәгълүматны халыкка җиткерә. Бүгенге бүләк тә – алып барыла торган эшкә бәя бирү», – дип саный ул.

Бәйрәм барышында педагогика фәннәре докторы, профессор, КФУ Юридик факультеты хокукны өйрәтү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Елена Ибраһимовага Р.Миңнеханов тарафыннан «Белем бирүдәге фәнни-гамәли казанышлары өчен» М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты дипломы тапшырылды.

Шунысын да билгеләп үтик, Татарстан мәгариф һәм фән министры И. Һадиуллинның Рәхмәт хаты белән Башиннар династиясе бүләкләнде. Аларның гомуми педагогик стажы – 231 ел. Әлеге делегациянең вәкиле – КФУ Алабуга институты алман филологиясе кафедрасының өлкән укытучысы Татьяна Бородина (Башина), ул, укытучы һөнәрен һәм вузны сайлаганда да, гаилә традициясен дәвам иткән. Башиннар династиясенең бөтен вәкиле диярлек – Алабуга институтын (элек – АДПИ, АДПУ) тәмамлаучылар.

Бәйрәм барышында республика башлыгы Татарстан укытучыларының казанышларын да билгеләп узды.

«Без укучыларыбызның һәм укытучыларыбызның, барлык педагоглар коллективларының казанышлары белән горурланабыз. Татарстан Хөкүмәте педагогик хезмәтнең статусын һәм абруен күтәрү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Сезнең хезмәтегезне стимуллаштыруга һәм мәктәпләргә яшь белгечләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырыла», – дип белдерде Р.Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Автор: Алинә Минневәлиева, Алинә Искәндәрова, Татарстан Президенты матбугат хезмәте, фото: Татарстан Президенты матбугат хезмәте