Нәүрүзне юмарт һәм күңеллерәк каршы алган саен, киләсе ел да уңышлырак булачак, дип санала.
Җиззәх шәһәрендәге (Үзбәкстан Республикасы) Казан федераль университеты филиалында гомуммилли Нәүрүз бәйрәменә багышланган бәйрәм тантанасы булды. Анда филиал укытучылары, хезмәткәрләре һәм студентлары катнашты.
Чакырылган кунаклар арасында Мирзо Улугбек исемендәге Үзбәкстан Милли университетының Җиззәх филиалы директоры Олим Туракулов һәм Җиззәхтәге Sambhram университетының фәнни эшләр һәм инновацияләр буенча проректоры Нәргизә Салиева бар иде.
Республика рухи һәм мәгариф үзәгенең Җиззәх шәһәр бүлеге белән берлектә оештырылган чара “Синең белән, Нәүрүз, дөнья яктыра!” шигаре астында узды.
Бәйрәм программасында үзбәк милли уеннары, ярышлар һәм, әлбәттә, матур концерт номерлары бар иде. Иң актив катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде. “Сүмәләк” дип аталган традицион бәйрәм ризыгын да әзерләделәр.
Үзбәкстанда Нәүрүз – гомуммилли бәйрәм. Язгы көн һәм төн тигезлеге көнендә халык яз килүен каршы ала. Бу көнне кешеләр кунакка йөрешәләр, бер-берсен котлыйлар, сый әзерлиләр. Инде барлыкка килгән традиция буенча КФУ филиалында Нәүрүзгә Каракалпакстан автономияле Республикасыннан һәм Үзбәкстан составына керүче 12 өлкәдән бәйрәм өстәлләре әзерлиләр. Быел беренче тапкыр Татарстан Республикасының милли ризыклары белән өстәл әзерләргә карар кылынды.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, КФУның Яр Чаллы институтында май чабу бәйрәме узды.
Автор: КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Җиззәхтәге КФУ филиалы матбугат хезмәте