Ул 26 майга кадәр дәвам итәчәк.

Идел буе федераль округының «ІВолга» яшьләр форумы Самара өлкәсендә 21-29 июль көннәрендә Мастрюк күлләренең фестиваль паркында 10 нчы тапкыр узачак.
18-35 яшьлек Россия гражданнарын, КФУ студентларын, хезмәткәрләрен һәм галимнәрен форумда катнашырга чакыралар.
Быел форумның тематикасы “Россия халыклары бердәмлеге”. Барлык чаралар: тренинг дәресләре, яшьләр проектлары конкурсы, фәнни һәм гамәли конференцияләр, лекцияләр һәм мастер-класслар, төрле юнәлешләр буенча төбәкара югары уку йортлары арасында ачык ярышлар, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, фестивальләр, инициативалар ярминкәсе, турнирлар, федераль, округ һәм төбәк дәрәҗәсендәге экспертлар белән очрашулар, дискуссияләр, шулай ук мәдәни-ял итү, спорт һәм туристлык-туган якны өйрәнү программалары да әлеге темага багышланачак.
Форум кысаларында традицион юнәлешләр эшлиячәк:
- Белем бирү программасы-8 профильле смена, компетенцияләрне сертификацияләү, катнашучыларының Soft Skills шәхси үсеш планнары;
- Мәдәни-ял итү программасы-күргәзмәләр, концертлар, конкурслар, DIY мәйданчыклары, арт-объектлар, VR-төбәкләр буенча экскурсияләр һәм башкалар;
- Нетворкинг – күп кенә танышулар һәм файдалы элемтәләр;
- Проектлар конкурсы-социаль һәм бизнес-проектларга ярдәм итү.
«ІВолга» форумында катнашу өчен 26 майга кадәр «Росмолодежь.События» платформасында, шулай ук форумның рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк.
Автор: КФУ медиакоммуникацияләр үзәге