IRONSTAR триатлон буенча ярышларда 3-нче урын алган КФУ студенты мавыгуга бәя бирде.

Анна Захарова бәяләгәнчә, иң арзанга йөгерү өчен экипировка чыгачак. Аннан йөзү килә. Һәм, ахыр чиктә, велоспорт аркасында триатлон иң кыйбат спорт төре булып санала.

Үткән ялларда Казанда 2000-нән артык триатлон сөючеләрне җыйган «IRONSTAR KAZAN-2017» халыкара ярышлары булып узды.18-29 яшь категориясендә өченче урынны КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 2-нче курс студенты Анна Захарова алды. Абсолютта аңа өченче урынга әз генә калды, шуңа анда ул дүртенчегә калды.
КФУның бердәм мәгълүмати-нәшрият үзәгенә интервьюда ул абсолютның беренче өчлегенә керергә исәпләгәнен, әмма алдагы ярышлардан соң рәткә килеп бетмәве турында сөйләде. IRONSTAR KAZANга хәтле КФУ студенты Чебоксарда акватлон буенча Бөтенроссия ярышларында (4-нче урын) һәм Яшел Үзәндә дуатлон буенча ТР чемпионатында/беренчелегендә катнашты. Соңгысында ул беренчелекне яулады. Бүгенге көндә Анна Захарова ТР спорт җыелма командаларын әзерләү үзәгендә тора. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясый һәм республиканы яклый. Шуңа күрә ничек кенә кыен бу булмасын, укуны һәм спортны берләштерергә туры килә.

Казан IRONSTARында Анна Захарова хатын-кызлар арасында 18-29 яшь категориясендә спринтер дистанциясе шәхси ярышында катнашты. Дистанция үз эченә 750 метр йөзү, 20 км велоярыш һәм 5 км чабыш этабын керткән иде.

“Йөзү һәм велосипед этапларында минем өчен барысы да әйбәт барды, ә аннан соң түздем. 200 метр кала финишны күргәч, мин үземне “Әйе, мин моны эшләдем” дигән фикердә тоттым. Нәтиҗәдә өчлеккә кердем. Күпкә яхшырак чыгыш ясый ала идем, шуңа күрә бик кызганыч. Әлбәттә, хаталарда өйрәнәләр, һәр старт – үзең өчен яңа нәтиҗәләр. Шуңа күрә төшкенлеккә бирешмәскә кирәк”, – диде ул үзенең уңышлары турында тыйнак кына.
КФУ студенты турнирның оештырылуын югары бәяләде.

“Старт бик сыйфатлы оештырылган, дистанция матур, тизйөрешле. Фотограф һәм музыка да бар иде. Трасса аңлаешлы билгеләнгән, әмма велоэтапны җәяүлеләрдән һәм автомобильләрдән сакларга киәк иде”, – дип уйлый ул.

Анна берничә ел элек триатлонга аңлы рәвештә килде. Әмма моңа кадәр КФУ студентының спорт белән бәйләнгән күп төрле хоббилары бар иде. Кечкенә вакыттан ул чаңгылар, йөзү белән шөгельләнде, тик профессиональ рәвештә түгел. Мәктәп эскәмиясеннән үк әти-әнисе Аннага спортка мәхәббәт биргән, һәм шуның өчен ул аларга бик рәхмәтле.
Әңгәмәдәш аны триатлон белән шөгыльләнергә этәргән әйбер турында сөйләде. Аның фикере буенча, триатлонны татып караган кешеләрнең 99%ы стартка икенче тапкыр чыга. 93% триатлетлар үз ялларын ел дәвамында булган ярышлар расписаниесеннән чыгып планлаштыра башлыйлар.

“Әлеге спорт өч дисциплина арасында даими баланс тотуны, аларның үзара йогынты ясауларын таләп итә. Нәрсә өстендә эшләргә икәнен уйлап ятасы юк. Һәм сезнең триатлонга ничә ел багышлаганыгыз мөһим түгел. Сезнең алда һәрвакыт нәрсә белән шөгыльләнергә сайлау булачак” – дип уйлый ул.
Триатлон белән шөгыльләнү өчен экипировкага чыгымнарны бәяләп, Анна чыгым дәрәҗәсе буенча спорт төрләрен үзара тезеп куйды. КФУ студенты бәясе буенча иң арзанга йөгерү өчен экипировка төшәчәк. Легинсы яки шорты, майка һәм кроссовкалар – һәм форма әзер. Аннан соң йөзү килә. Аның белән шөгыльләнү өчен спортчылар гидрокостюм сатып ала (бәясе 10 нан 70 меңгә кадәр сум). Һәм, ниһаять, нәкъ велоспорт аркасында триатлон кыйбат спорт төре булып санала. Яхшы профессиональ велосипед миллион сум тирәсе тора. Бюджетлырак варианты 200 мең сумга төшәчәк. Шуңа шлем, педальләр, аяк киеме һәм башка әйберләрне өстәргә кирәк. Әмма 20 мең сум торган гадәти “сәпит” белән дә башларга мөмкин. Иң мөһиме – теләк һәм камиллеккә омтылу.

“Триатлон белән шөгыльләнүдә яшь яки спорт тәҗрибәсе бернинди әһәмияткә дә ия түгел – һәркем үзенә яраклы формат табачак. Кросс-кантри, триатлон, спринтлар, хатын-кыз узышлары, балалар ярышлары – вариантлар бик күп. Диваннан торыгыз да, алга, триатлон белән шөгыльләнергә! Триатлонның гүзәл һәм могҗизалы дөньясына кушылыгыз, үкенмәсез, – дип чакыра КФУ студенты. – Триатлон кебек кызыклы спорт төре белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел. Иң мөһиме – сезнең нәрсәгә ирешергә теләвегезне билгеләргә кирәк: югары нәтиҗәләр, триатлон белән шөгельләнүдән ләззәт алырга яисә гомуми физик үсешне күтәрергә”