Югары бизнес мәктәбе

МИССИЯСЕ

Бизнесның төрле сферасына караган оптималь чишелеш юлларын эзләп табарга сәләтле булган халыкара дәрәҗәдәге менеджерлар формалаштыру.

МАКСАТЫ

Югары бизнес мәктәбенең  максаты – бизнеста һәм менеджментта алдагы эш тәҗрибәсен көчәйтү һәм үстерү нигезендә профессиональ идарәчеләр  формалаштыру.

Югары бизнес мәктәбе турында.

  • Оешу елы: 2000 нче ел, MBA программасы.
  • Базарның төп юнәлеш ихтыяҗларына йөз тоту Югары бизнес мәктәбенең төп фәлсәфәсе. Без һәрвакытта алга хәрәкәт итәбез һәм тыңлаучыларыбызның ихтыяҗларын исәпкә алабыз.
  • Без реаль бизнес мәнфәгатьләрен исәпкә алып хезмәт күрсәтәбез. Югары бизнес мәктәбендә алган белемнәр компаниягә уңышлы үзгәрешләр кертергә, бизнесны киңәйтергә, яңа юнәлешләр ачып, кертемне арттырырга булыша.
  • Югары бизнес мәктәбендә уникаль аралашу даирәсе. Тыңлаучыларның уку процессында актив катнашуы һәм үзара аралашуы уку-укытуның кирәкле элементы буларак карала.
  • КФУдагы Югары бизнес мәктәбенең төп активы – Россия һәм чит илнең бизнеста һәм консалтингта бай тәҗрибәсе булган әйдәп баручы укытучылары командасы.

ЮГАРЫ  БИЗНЕС МӘКТӘБЕНЕҢ  САЙТЫ

http://mba-kazan.ru