Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе

Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы  югары мәктәбе Халыкара мөнәсәбтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институтның иң зур бүлеге. Бүгенге көндә бүлек  классик тарих буенча белем бирү өлкәсендә беренчеләрдән булып санала. Бүлектә югары белем бирү системасының барлык дәрәҗәләре дә бар – бакалавриат – магистратура- аспирантура һәм шулай ук югары белемнең  өстәмә укыту программалары.

Бүлекнең максаты –  антиканы өйрәнү, медиавестика, новистика шулай ук чыганакчылык, археология, этнология, антропология һ.б. өлкәләр өчен квалификацияле белгечләр әзерләү. Безнең бүлекне тәмамлаучы студентлар һөнәри мөмкинчелекләрен мәгариф системасында, шулай ук дәүләт һәм үзидарә оешмаларының төрле юнәлешләрендә тормышка ашыра.

Бүлек 4 каферада тора:

  • Татарстан тарихы, археология һәм этнология каедрасы
  • Гомуми тарих кафедрасы
  • Бөтендөнья мәдәни мирасы кафедрасы
  • Ватан тарихы кафедрасы

Өстәмә укыту программалары булдыру, фәнни-тикшеренү эшләрен алып бару  максаты белән бүлектә фән-мәгариф үзәкләре һәм фәнни-тикшеренү лабораторияләре эшләп килә.

Фән-мәгариф һәм фәнни үзәкләр: “Төрки дөнья”, “ Бөтендөнья мәдәни мирасы” ресурслар үзәге, “Археометрия” үзәге.

Фәнни-тикшеренү лабораторияләре: “Фәнара инновацион һәм фәнни-практик археологик һәм этнологик тикшеренүләр” “Электрон тарихи ресурслар”,  “Археографик лаборатория”, “Тарихи компративистика”, “Информацион технологияләр һәм мәдәни мирас объектларын җимермичә өйрәнү методлары” “Археотехнология һәм археологик материалларны өйрәнү”, “Этник тарих”.

Бүлектә фәнни һәм педагогик эшне 86 мөгалим алып бара, алар арасында 23  фәннәр докторы,  56 фәннәр кандидаты,  һәм PhD дәрәҗәсе булган  кешеләр дә бар.

Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы  югары мәктәбендә түбәндәге юнәлешләр буенча әзерлек алып барыла:

43.03.02. Туризм ( “Халыкарар туризм” профиле).

Бакалавриатны тәмамлаганнан соң белгечләр  коммерция эшләрен алып бару һәм оештыру күнекмәләрен туристик өлкәдә куллана алалар. Сәяхәтнең максатына карап, илебез эчендә яисә чит илләргә турларны планлаштырып, профессиональ эшләрен чит телдә алып бару мөмкинчелегенә дә ия булалар.

44.03.05. Педагогик белем. ( Профильләр: “Педагогик белем (тарих һәм җәмгыть белеме)”  һәм “Педагогик белем (тарих һәм инглиз теле”)). Әлеге фундаметаль белем һәм практик күнекмәләр университетны тәмамлаган студентларны  тәрҗемә, фән һәм белем бирү оешмаларында һ.б. өлкәләрдә кирәкле белгеч әзерләүгә юнәлтелгән.

46.03.01. Тарих ( Профильләр: “Археология”, “Ватан тарихы”, “Гомуми тарих”,”Төрки халыклар тарихы”) Бакалавриат программасы гомуми тарихны һәм аның социомәдәни һәм сәяси бүлекләрен өйрәнү һәм тикшерүгә юнәлтелгән.

46.03.03. Антропология һәм этнология (Профиль: Антропология һәм этнология”.)  “Антропология һәм этнология” бакалавриат программасы хәзерге дөнья җәмгыятенең күпмәдәниятле һәм этносоциаль күптөрлелегенә бәйле проблемаларны чишә алырлык белгечләр әзерли.

51.03.01. Культурология (Профиль: “Культурология”). Әлеге юнәлешнең төп шарты – тарихи-мәдәни һәм сәнгать белеменнән җитәрлек база булуы. Әлеге шарт ТР Казан шәһәренең  музей һәм күргәзмәләре, сәнгать остаханәләре, театр һәм концерт оешмалар һәм төрле мәдәни чаралар  ярдәме белән тормышка ашырыла.  Алынган белемнәр һәм гамәли күнекмәләр студентларның  культурология һәм социаль-гуманитар белем, мәдәни сәясәт һәм идарә, мәдәни һәм табигый мирас, социомәдәни һәм массакүләм коммуникация, мәгариф өлкәсендә киркәкле белгеч булып танылуларының нигезе булып тора.

51.03.04. Музеология, мәдәни һәм табигый мирасларны саклау (Профиль:  Халыкара һәм милли музей менеджменты, чит телләрне тирәнтен өйрәнү). Биредә музей һәм күргәзмзләрдә, мәдәни политика һәм идарә, мәдәни һәм табигый мирасны саклап калу, социомәдәни һәм массакүләм коммуникация өлкәләрендә эшли алырлык белгечләрне әзерләү эше алып барыла.

Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы  югары мәктәбендә киләсе юнәлешләр буенча магистерлар әзерләү алып барыла:

  • Чыганакчылык һәм тарихи тикшеренү методлары
  • Көнчыгыш һәм көнбатыш илләрнең тарихи үсешенең чагыштырма модельләре
  • Россия цивилизациясе тарихы
  • Археология
  • Россия һәм якын чит илләр тарихы
  • Россия тарихы: социомәдәни һәм этносәяси тикшеренүләр
  • Тарих белеме
  • Антропология һәм этнология
  • Урал һәм Идел буе халыкларының этник тарихы
  • Тарихи-мәдәни мирасны яңадан торгызу
  • Халыкара туризм
  • Халыкарар һәм эчке туризмны оештыру һәм технологияләр (интернет аша укыту программасы)

Бүлектә барлыгы 1200 студент белем ала, алар арсында 100 якын чит ил студенты бар.  Уку барышында студентлар тарих, археология, этнология, социаль антропология   һ.б. курсларны өйрәнә. Һәр юнәлеш буенча чит телләрне өйрәтү  спектры булган  күптөрле укыту профильләре бирелгән. Бүлектә студентларга инглиз, алман, француз һ.б. телләр тәкъдим ителә.

Программаны тулырак үзләштерү өчен латин, борынгы грек телләре дә өйрәнелә.

Бүлегебез фәнни-тикшеренү өлкәсендә Казан тарихны  өйрәнү мәктәбен үстерү,  хәзерге тарих, археология, музеология һәм этнологиягә кагылышлы проблемаларны тикшерү эше алып бара.